Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кабер ташы куйдылар

Узган елның декабрендә райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы әгъзалары якын дусларын югалттылар. Бу егеткә яшисе дә яшисе иде әле. Чечнядагы канлы бәрелешләрдән исән-сау кайтса да, андагы мәхшәрне ничә еллар узса да оныта алмагандыр шул Хор.Ключ авылы егете Илдар ГӘРӘЕВ. Үзе кебек утлы нокталарда хәрби бурычларын үтәгән дуслары белән очрашканда сүз...

Узган елның декабрендә райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы әгъзалары якын дусларын югалттылар.
Бу егеткә яшисе дә яшисе иде әле. Чечнядагы канлы бәрелешләрдән исән-сау кайтса да, андагы мәхшәрне ничә еллар узса да оныта алмагандыр шул Хор.Ключ авылы егете Илдар ГӘРӘЕВ. Үзе кебек утлы нокталарда хәрби бурычларын үтәгән дуслары белән очрашканда сүз үзеннән-үзе шул темага килеп тоташа иде. "Ачык күңелле егет" иде дип искә алалар аны белгәннәр. Әмма нишлисең, язмыштан узмыш юк. Илдар да матур тормыш кору, балалар үстерү турында хыяллангандыр. Канлы бәрелешләрдән кайтып, тыныч мул тормышта 34 яшендә мәңгелек йортка күчәрмен дигән уй башына да кереп карамагандыр.
Салкын кышта җир куенына салдылар әзмәвердәй егетне.
- Шул көннән бирле күңелгә тынычлык табып булмады. Үлем белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашып туган якларга исән-сау кайткан дусларны югалту бик авыр, - ди "Хәрби туганлык" оешмасы әгъзасы Рафаэль Садыйков.
Рафис Муллахмәтов белән киңәшләшәләр дә Илдарның каберенә таш куярга дигән карарга киләләр. Узган атнада мәрхүмнең туганнары, Кырындыдан якын дусты Илвир Исмәгыйлев, авылдашлары, шушы эшне башлап йөргән Рафис белән Рафаэль зиратка кабер ташы куярга җыелдылар.
- Әлеге изге эшне башкаргач күңел тынычланды. Каберенә чәчәкләр дә куйдык, тирә-ягын тәртипкә китердек, - дип сөйләде Рафаэль.
Мондый изге эшләре өчен Илдарның туганнары Рафаэль белән Рафиска рәхмәтләрен җиткерделәр.
Дусларың күңелендә син һәрвакыт яшь, сөйкемле булып сакланырсың, Илдар. Урының оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев