Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каберләрне үлән басты

Соңгы вакытта яуган туктаусыз яңгырлар нәтиҗәсендә зиратларыбыда кеше буе чүп үләне, печән үсте. Якыннарыгызның каберләрен килеп чистартсагыз иде, райондашларым. Безнең халык зиратка, гадәттә, май бәйрәмнәрендә килеп каберләрне чистарта да, җәй буе аяк та басмый. Быелгы яңгырлар нәтиҗәсендә Әгерҗе зиратындагы каберләрне чүп үләне басты. Күбесендә кабер ташлары да күренми. Барыбыз да...

Соңгы вакытта яуган туктаусыз яңгырлар нәтиҗәсендә зиратларыбыда кеше буе чүп үләне, печән үсте. Якыннарыгызның каберләрен килеп чистартсагыз иде, райондашларым.
 
Безнең халык зиратка, гадәттә, май бәйрәмнәрендә килеп каберләрне чистарта да, җәй буе аяк та басмый. Быелгы яңгырлар нәтиҗәсендә Әгерҗе зиратындагы каберләрне чүп үләне басты. Күбесендә кабер ташлары да күренми. Барыбыз да дөнья мәшәкатенә чумган, вакыт юклыктан зарланабыз. Әмма әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз, туганнарыгызның каберләрен зиярәт кылырга вакыт табарга була инде, җәмәгать. Бу - һәрберебезнең олы бурычы. Чүп үләне арасында рәнҗеп ятмасыннар иде якыннарыбыз.
Мин зиратка килгән шәһәрдәшләремә шул тирәдә чистартылмаган каберләргә дә күз салып чистартып китегез, зинһар, дисәм дә, мондый изге эшне башкаручылар бик сирәк очрый. Аннан соң кайберәүләр ике кабер арасында үскән чүп үләнне дә чабарга йә йолкырга иренәләр, "зират каравылчысының эше ул", диләр. Җәмәгать, шул хәтле оятсыз булмагыз инде, изге эшне санап кына эшләмәгез. Зират янындагы чүп савытына өйләреннән алып килгән азык-төлек калдыклары тутырылган капчыкларын ташлап китүчеләр дә очрый.
Быел исә Әгерҗедә халыктан 200 сум үзара салым акчасы җыйгач, әнә шул акчага зиратны карасыннар дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Үзара салым акчасы якыннарыгызның каберләрен тәртиптә тотуга тотылмаячак. Зиратларыбызны төзекләндерү, корыган зур агачларны кисү буенча да күп эшләр көтә. Зиратка карап, шул төбәктәге халыкның культурасын, мәрхүмнәргә хөрмәтен күрергә була. Әгерҗе зиратлары шәһәребезнең көзгесе булсын дисәк, аларга сукмакны онытмыйк, ешрак чистартып-карап торыйк. Бу ялларда йә эштән соң кулларыгызга чалгы йә урак алып, зираттагы чүп үләне белән көрәшергә килсәгез иде.
Илдус ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ,
Әгерҗедәге татар зираты каравылчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев