Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Качып котыла алмыйсыз

Әгерҗе районы юлларында быелның беренче кварталында бер кеше һәлак булды, дүрт җәяүле зыян күрде. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1700 очрагы ачыкланды. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов белән район юлларындагы хәлнең торышы турында сөйләшәбез. - Олег Ринатович, юлларда аварияләр арта, ахры... - Әйе, район юлларында хәлләр тотрыклы түгел. Узган елның...

Әгерҗе районы юлларында быелның беренче кварталында бер кеше һәлак булды, дүрт җәяүле зыян күрде. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1700 очрагы ачыкланды. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов белән район юлларындагы хәлнең торышы турында сөйләшәбез.


- Олег Ринатович, юлларда аварияләр арта, ахры...
- Әйе, район юлларында хәлләр тотрыклы түгел. Узган елның беренче
кварталында авария вакытында бер генә кеше зыян күргән иде. Быел аларның саны бишкә җитте. Бер гаепсез элетромонтерның гомере фаҗигале өзелү бигрәк кызганыч. Ә калган дүртесендә җәяүлеләр зыян күрде. Мәсәлән, Пеләмештә исерек җәяүле юл уртасында йокыгага киткән. Рус Шаршадысында Кадрәккә кайтучы "салган" хатын машина каршына килеп чыккан. Кырынды әбисе бозлы юлда таеп "Газель"тәгәрмәче астына килеп кергән. Красный борда да җәяүле хатынны машина бәреп киткән. Әле ярый барлык җәяүлеләр дә исән калдылар.
- Соңгы елларда штрафлар да шактый артты. Юлларда исерек машина йөртүчеләр сирәк күренештер инде?
- Юлларда исерек шоферлар күзгә күренеп кимеде дип әйтмәс идем. Без атна саен участок вәкилләре, җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре белән рейдларга чыгабыз. Мәсәлән, 3 апрельдә иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр биш машина йөртүче салган хәлдә туктатылды.
Кайбер исерек машина йөртүчеләр, гаишникларны алдап, качарга тырышалар һәм үзләренә тагын да начаррак эшлиләр. Әле менә беркөнне генә яшь хатын ахирәтләре белән "Загород" кафесына ял итәргә килә. Машинаны Иҗ-Бубый ягына куйгач, ул "гаишник" күрмәс дип уйлагандыр. Кайтырга чыккач, рульдә исерек ир-ат булуы ачыкланды. Аңа беркетмә төзегәндә машина хуҗасы хатын-кыз рульгә утырды да китеп тә барды. Югыйсә, аның да эчкәнлеге йөзенә чыккан иде. Качып ерак китә алмады, әлбәттә.
- Кайчагында аварияга юлыккан машина йөртүчеләр акланып маташалар. Янәсе, авария булгач, стрессны киметү өчен 100 грамм гына эчкәннәр. ЮХИДИ хезмәткәре килгәнче машина йөртүче авызына бер грамм да капмаска тиешлеген һәр йөртүче белә, югыйсә.
- Кайчак бта ир-егетләр салган килеш руләдә тотылсалар, ЮХИДИ хезмәтәкре килеп җитәкнче тиз генә пассаҗир урынан күчеп туырырга иҗтешәләр6 Әле күптән түгел шундый бер очракның шаһиты булдык. Бер яшә егет спорт машинасында бик юүгары тизлектә оча гына. Без аның артыннан "мигалка" белән куабыз. Кем әйтмешли, "нуль внимания" . Башкаларга комачаулап, авария ситуациясе тудыру куркынычы артканнан-арта. Без аны "Аист" кибете тирәсендә куып тоттык. Рульдәге егет пассаҗир урынына сикереп күчеп утырырга өлгергән. Күзен дә йоммыйча, мин шушында утыра идем, машина йөртүче каядыр кереп китте дип, рәхәтләнеп "күзгә төтен җибәрә" бит егет. Ә видеофиксация турында гомумән оныткан ул.
ЮХИДИ хезмәтәкрләре кулында хәзер "Барс"ның махсус планшеты бар. Анда машина йөртүче турында бөтен мәгълумат тупланган. Кайберәүләр правасы алынган килеш рульгә утыралар да, тотылгач, иске таныклык күрсәтеп безне алдарга тырышалар. Ләкин бу ялганнары барыбер барып чыкмый.
- Әгерҗе районы машина йөртүчеләре штрафларны ничек түлиләр?
- Штрафлар бөтен республика буенча "баш авыртуы" инде ул. Ике елга районда штрафниклар саны 15 меңгә җитте. Шуның 10 меңеннән штрафларны эзләп алалдык. 35 машина йөртүченең штраф суммасы унар мең сумнан артып китте. Дүрт кешенең штарфы илле мңәр сумнан арткан очрак та булды. Болар икенче тапкыр исерек хәлдә рулә артында тотылган йөртүчеләр.
- Икенче кварталны ничек башладыгыз?
- Кызганычка каршы, апрелә башында ук Уразай авылы итрәсендә 37 яшәлек машина йөртүче авариядә һәлак булды. Дүрт бала әтисез калды. Ә пассаҗиры чаллыда хастаханәдә.
- 9 апрельдә дә Әгерҗедә кар яуганда исерек машина йөртүче тизлекне көйли алмыйча, машинасы белән капланды.
- Татарстанда беренче тапкыр апрель ахырына кадәр "Куркынычсызлыкны фаразлау" акциясе үткәрелә. Районыбыз машина йөртүчеләрен һава шартларына яраклашып, тизлекне дөрес сайларга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерәм.
Нинди генә юлга чыксагыз да сезне өйләрегездә исән-сау килеш көткәннәрен онытмагыз.
Әңгәмәдәш - Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев