Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбашлылар – үрнәк

Административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы район үзәгеннән иң ерак урнашкан Кадыбаш авылында узды. Бару юлында ук кадыбашлыларның сынатмаячагын белә идек. Юкка гына әлеге авыл җирлеге тирә-якны тәртиптә тоту һәм яшелләндерү буенча уздырылган республика бәйге-смотрында җиңүчеләр исемлегенә кертелмәгән бит. "Моның өчен халыкка, авылыбыздагы барлык учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Бу...

Административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы район үзәгеннән иң ерак урнашкан Кадыбаш авылында узды.
Бару юлында ук кадыбашлыларның сынатмаячагын белә идек. Юкка гына әлеге авыл җирлеге тирә-якны тәртиптә тоту һәм яшелләндерү буенча уздырылган республика бәйге-смотрында җиңүчеләр исемлегенә кертелмәгән бит.

"Моның өчен халыкка, авылыбыздагы барлык учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Бу җиңү - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе", - дигән сүзләр белән башлады утырышны авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов.
Комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин авыл Советы депутатларын һәм учреҗдение җитәкчеләрен Административ хокук бозулар турындагы кодексның авыл халкына кагылышлы маддәләре, яңалыклар белән таныштырды.
Утырышта катнашучылар, бигрәк тә хөрмәтле ветеран Мәхтүр Нуриев үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә ашыктылар. Аларны аеруча борчыганы рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп түгүгә кагылышлы иде.
Кадыбаш урамнарындагы тәртип, чисталыкны, чәчәкләрнең күплеген күреп үзебез дә сокландык. Өй алларындагы һәр бакчада диярлек шаулап чәчәкләр үсеп утыра. Авылда ташландык йортлар да юк диярлек. Хуҗасыз йортлар алдындагы чүп үләнне дә чабып, чистартып куйганнар. Авылның һәр урамында - чисталык, тәртип. Инде алтын көзгә кереп баруыбызга карамастан, әйтерсең, бу урамнарда әле күптән түгел генә тирә-якны тәртипкә китерү буенча язгы өмәләр узган. Юллардагы чокырларны да вак таш белән тигезләп куйганнар.
Мәктәп турында аерым әйтми булмый. Әлеге мәктәпнең республикада иң яхшы мәктәпләр исемлегенә кертелүе очраклы түгел. Территориясендә дә матурлыктан күзләр камаша. Чәчәк түтәлләре зәвык белән эшләнгән. Авыл Советы, ФАП территорияләрендә дә нинди генә чәчәкләр үсми?!
Шәхси эшмәкәр Илназ Җәләев турында да аерым әйтми мөмкин түгел. Ул бүгенге көндә биш авылдашын эшле иткән, аларга лаеклы хезмәт хакы түли. Аның пекарнясында пешкән икмәкне Девәтернә зонасында бик яратып сатып алалар. Эшмәкәр матурлык турында да онытмый. Аның кибет һәм пекарня территориясе чәчәкләргә күмелгән.
Илфат Рамазанов авыл җирлегенә кергән кечкенә авылларда да халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Яңа Эсләк кебек кечкенә генә авылда әбиләр генә яшәвенә карамастан, чисталык һәм тәртип.
Күчмә утырыш барышында физик затларга үз территорияләрендә төзелеш материаллары, салам, утын тотулары өчен алты кисәтү ясалды. Территориясен тәртиптә тотуга игътибар бирмәүче бер юридик затка язма гариза биреле. Берничә урында чүп савыты булмау һәм дәүләт символикасын дөрес урнаштырмау буенча кисәтү ясалды. Сүз уңаеннан: закон буенча Россия символикасы сул якта, Татарстанныкы уң якта булырга тиеш.
Комиссия әгъзалары территориаль үсеш бүлеге белгечләре белән берлектә Кадыбаштан кайту юлында рөхсәт ителмәгән урыннарда - юл тирәләрендә, тукталышларда сәүдә итүчеләр белән профилактик эш тә алып бардылар.
Кадыбашлыларга әйләнеп кайтып, шунысын әйтәсе килә. Район үзәгеннән ерак яшәүләренә карамастан, югары культуралы булулары, тәртип яратулары белән алар кайбер шәһәр халкының да "борынына чиртә" алалар. Бигрәк тә затлы йортларда яшәп, өй алларында билгә кадәр чүп үстерүче йорт хуҗаларына үрнәк итеп куясы килә бу авыл халкын.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев