Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбе укучыларына – республика бүләге

Спорт мәйданчыгында кичен дә якты

Кадыбаш мәктәбе янында спорт мәйданчыгы ачылуны укучылар күптәннән көткәннәр.
– Хәзер безнең спорт буенча күрсәткечләребез тагын да яхшырачак, - дип белдерделәр алар мәйданчыкны ачу тантанасында.

Чарада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, башка җитәкчеләр, авыл халкы катнашты.

Мәйданчыкны сафка бастыручы – “СтройГрад” оешмасы.

Бәйрәмдә аның җитәкчесе Марсель Ситдыйков исеменә күп кенә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

– Соңгы елларда барлык мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкарылып бетте. Хәзер бу эш балалар бакчаларында эшләнә. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы ныгыды. Ел саен автобус паркы байый. Спорт мәйданчыклары ачылу да – укучыларның сәламәтлеге турында кайгыртуның бер мисалы. Кызганыч, укучылар саны гына кими бара. Бүгенге көндә биредә 51 баланың гына белем алуын күз уңында тотып әйтүем. Булган барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланыгыз. Спорт мәйданчыгына әти-әниләрегезне дә җәлеп итегез, – дип мөрәҗәгать итте Вәсилә Сафиуллина укучыларга.

Биредә кичләрен дә шөгыльләнергә була. Чөнки спорт мәйданчыгы яктырткычлар белән дә җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев