Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаштан 77 яшьлек Мөкатдисә Батыршина һәр иртәне гимнастика ясаудан башлый

8 август – Физкультурачылар көне

Һәр көнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда будильнигы шалтырый аның. Газ плитәсенә чәйнеген куя да гимнастика ясарга тотына. Көн саен 30-40 минут вакытын әнә шулай физик күнегүләргә багышлый. Бу шөгыле инде утыз елдан артык дәвам итә. 

Мөкатдисә апага һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Яшь кызлар кебек сылу гәүдәле, энергиясе ташып торучы ханым ул. Кирәк икән велосипедка утырып та җилдерә, кышын чаңгыда чакрым арты чакрымнарны уза, Мәдәният йортындагы чараларда җилкенеп бии дә. 

–    Әти вафат булганда мин ун яшьлек, иң өлкәнебезгә – 14, төпчегебез әле тумаган нарасый иде. Әнигә итәк тулы биш бала калдык, – ди Мөкатдисә апа. 
Исәнбай мәктәбенә укырга киткәч тә, әнисенә булышам дип атнага 3-4 тапкыр Кадыбашка кайтып йөри кыз. Дәрестән соң авылга кадәр, әнә шулай, унбиш чакрымны йөгереп уза. Иртүк торып янә шуның кадәр араны Исәнбайга кадәр үтә. Кышын чаңгыда җилдерә. Зона, район ярышларында призлы урыннар алган чаклары да була. 
–    Әле бит мин сау-сәламәт бала булып та тумаганмын. Бик ябык та идем. Әмма шуңа карамастан, җитез һәм тәвәккәл булганмын, – дип искә ала Мөкатдисә апа балачагын. 

12 литрлы чиләкләр белән чишмәдән су ташу, кышын басудагы эскерт асларыннан салам җыеп уфалла арбасы белән сөйрәп кайту, ирләр кебек каерылып печән чабу – яшүсмер кызның җилкәсенә төшкән иң авыр эшләр бу. Сарапулга киткәч тә күн заводында ун ел йөкче булып эшли ул. Кадыбашка кайткач фермада хезмәт куя. 120шәр бозау караган чаклары була. Аларга 6-7 йөк азыкны атка үзе төяп керткән көннәрен әле дә бик еш искә ала. 
–    70 яшемдә генә эштән туктадым. Аңа кадәр ике ел фермада йөкче булып эшләдем, – ди. 
Сүз уңаеннан: Мөкатдисә апа шушы яшендә дә сыер асрый. “Ул – мине һәм балаларымны туендыручы да, иптәш тә“, ди. 

–    Авыр хезмәт нәтиҗәседер инде, 45 яшемдә умыртка сөягем кәкрәя башлады. Дәвалау курсы узганнан соң, мин махсус күнегүләр ясый башладым. Баштагы вакытларда фермадан эштән кайткач та берничә тапкыр физкультура ясап ала идем. Хәзер бер тапкыр, әмма озак итеп шөгыльләнәм, – ди Мөкатдисә апа. 
Отжимание, чүгәләү, арка өчен “растяжка“  – барысын да 30-40ар тапкыр ясап чыга.
–    Бу гади генә күнегүләр гәүдәне тонуста тотарга ярдәм итә. Йокыны ача, дәртне уята, көн дәвамында кәеф тә күтәренке була, – ди Мөкатдисә апа. 
Тирләп-пешеп күнегүләр ясаганнан соң маллар карарга чыгып китә. Физик  күнегүләр әнә шулай физик хезмәт белән алышына. Үз-үзенә максат куеп, режимны бозмыйча физкультура белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә арка авыртуын да күптән оныткан инде ул. 

Кечкенәдән биергә яраткан Мөкатдисәне бу яраткан шөгыле әлегәчә озата килә. 
–    Музыканы кабызып җибәрәм дә, рәхәтләнеп биим, – дип елмая ул. 
Мәдәният йортында бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый. Әле татар, әле чегән, әле башкорт кызы булып сәхнәдә бөтерелә биюче ханым. 

Балаларында, аннан оныкларында да спортка мәхәббәт тәрбияләгән ул. Балалары кечкенә вакытта Сарапулда яшәгәндә һәр ялда бергәләп чаңгыда йә урманга, йә тауларга барганнар. Оныклар үсә башлагач, җәен алар белән күрше авылларга кадәр велосипедта йөргәннәр. 
–    Хәзер дә кыш җитә башласа, чаңгыларны әзерләп куям. Җәен велосипедта йөрергә яратам. Фәлән чакрымнар узам дип мактанмыйм, әмма бер-ике сәгать саф һавада булуның сәламәтлеккә файдасы бик зур дип уйлыйм, – ди Мөкатдисә апа. 

Ххх
8 август – Физкультурачылар көне. Мөкатдисә апа физик тәрбия укытучысы да, тренер да түгел. Әмма гомере буе сәламәт яшәүгә омтылган, спортны ихластан яраткан бу ханымны яшьләргә дә, урта һәм өлкән буынга да үрнәк итеп куеп була. Бәйрәм белән сезне, физкультурачылар! 

А.Сибатова фотосы
Мөкатдисә Батыршина 77 яшендә дә велосипедта йөри
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев