Кадыбашта Хәбир Ибраһим һәм Газинур Морат белән әдәби очрашу узды
Чарага зал тулы китап укучы дуслар, районыбызның язучылары, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр җыелды
3 нче октябрь Кадыбаш авылы мәдәният йортында Казаннан килгән язучылар - А. Алиш, Т. Миңнуллин, Г. Исхакый исемендәге әдәби премияләре лауреаты, язучы - драматург Хәбир Ибраһим һәм Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат белән әдәби очрашу бик җылы үтте.
Чарага зал тулы китап укучы дуслар, районыбызның язучылары, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр җыелды. Катнашучылар язучыларның иҗатлары турында тулырак таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар, "Бездә кунакта" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Кичәне шигырьләр, җырлар, котлаулар, теләкләр тагын да бизәде. Барлык әдәбият сөючеләр очрашудан алган җылылык күңелләрендә озак сакланыр дип, килгән кунакларга иҗат уңышлары, ерак араларны якын итеп килүләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев