Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәдәният йортында әбиләр һәм оныклар ярышты

Өлкәннәр декадасы кысаларында Кадыбаш мәдәният йортында "Баланың баласы балдан татлы " дигән әбиләр һәм оныклар арасында бәйге узды. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу - зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт...

Өлкәннәр декадасы кысаларында Кадыбаш мәдәният йортында "Баланың баласы балдан татлы " дигән әбиләр һәм оныклар арасында бәйге узды.

Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу - зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшергә, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм оныкларга татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип без шушы бәйрәмне оештырдык. Кичәбезгә кунак булып Рамазанова Әлфия апа оныгы Айназ, Закирова Мәрзия апа оныгы Ләйсән, Габбасова Асия апа оныгы Марат, Айдарова Фәнзия апа оныгы Җәлил, Айдарова Мәдинә апа оныгы Салават белән килделәр. Бәйрәм оныклар тарафыннан ясалган әбиләренең портретларын карау белән башланып китте, һәрбер онык үзенең әбисен матур итеп сурәтләргә тырышкан. Оныклар "Әбием алтыным - минем иң якыным " дип исемләнгән әбиләренә багышланган инша язарга тиеш иде . Иншаларны тыңлагач һәр оныкның әбисе иң-иң-иң яхшы, уңган, оныгы өчен җанын бирергә әзер тора икән дигән фикер калды. Әбиләр "Ягымлы сүз","Педагог әби", "Әкиятне танып бел","Музыкаль пауза" , "Тәмле" һәм башка бәйгеләрдә сыналдылар. Оныклар да бик оста икән: төрле фокуслар күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбезне үзенең моңлы җырлары белән Гөлнара Гафарова, дәртле биюләре белән Мөкатдисә апа Батыршина бизәде. Кичә әбиләр һәм оныклар катнашында "Чума үрдәк, чума каз " уенын уйнап төгәлләнде. Алып баручы Каюмова Фәридә өлкәннәребезгә киләчәктә дә сау-сәламәт булып, өй түрендә иң кадерле кеше булып яшәүләрен теләп кичәне төгәлләде.

Алсу СИБАТОВА, Фәридә КАЮМОВА.

Кадыбаш авылы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев