Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбе укучысы Илсур ШӘЙХЕТДИНОВ өчен тәнәфесләр юк

Быел унберенчедә укыган Кадыбаш мәктәбенең йөзек кашы Илсур ШӘЙХЕТДИНОВ өчен уку елы дәвамында тәнәфесләр булмады... Ул баш-аягы белән укуга чумды. Кирәк булганда әллә каян эзләп мәшәкатьләнәсе дә булмады үзен. Аны һәрвакыт физика-информатика кабинетында очратырга була иде. Ул йә укытучысы Альбина Шамил кызы белән бәхәсләшә-бәхәсләшә мәсьәлә чишә, йә берәр сыйныфташына кызып-кызып...

Быел унберенчедә укыган Кадыбаш мәктәбенең йөзек кашы Илсур ШӘЙХЕТДИНОВ өчен уку елы дәвамында тәнәфесләр булмады... Ул баш-аягы белән укуга чумды. Кирәк булганда әллә каян эзләп мәшәкатьләнәсе дә булмады үзен. Аны һәрвакыт физика-информатика кабинетында очратырга була иде. Ул йә укытучысы Альбина Шамил кызы белән бәхәсләшә-бәхәсләшә мәсьәлә чишә, йә берәр сыйныфташына кызып-кызып тема аңлата. Көр тавышы хәтта коридорны яңгырата.

Менә шундый ял да итә белми, укудан да туймый торган чыгарылыш сыйныф укучысы ул безнең Илсур. Андыйларны энҗе бөртегенә тиңлиләр, чөнки алар әллә кайдан ялтырап, үзләренә җәлеп итеп торалар.

9 сыйныфтан үзен фән олимпиадаларында республикада таныткан егетебез ул. Укытучысы Илназ Җәләев белән яңадан-яңа проектлар уйлап табу өчен дә җиң сызганып эшләделәр. Нәтиҗәсе дә сөенечле, Илсур өч ел рәттән технологиядән район буенча җиңүче, республикада призер булды. Математика, физиканы да бик яратты Илсур. Ел саен әлеге фәннәр буенча йә җиңүче, йә призер исеменә лаек булды. Булганнан бар да була, диләр бит. 9 сыйныфта укыганда хәтта татар әдәбияты олимпиадасында да республикада җиңү яулады ул.

Фән олимпиадаларында уңышларга ирешү нәтиҗәсендә, республикада оештырылган "Талантларны ачу" яшьләр мәктәбендә бизнес-тренинглар үтеп, кызыклы проектлары белән дә танылды. Узган ел Анапада талантлы балалар өчен оештырылган "Кояшкай" лагеренда да төрле яклап сәләтен күрсәтеп кайтты.

Мәктәптә укыганда Илсур биология, рус теле буенча да кызыклы проектлар өстендә эшләде. Бал кортлары дөньясының серләрен ачып, Каюм Насыйри исемендәге укуларда призлы урынга лаек булды.

Язмам башында Илсур өчен тәнәфесләр юк дип әйтүем юкка түгел иде. Ул быел бик тырышып БДИга әзерләнде. Вакытны максатчан файдалана белүнең нәтиҗәсе сөенечле. Рус теленнән 76 балл җыйса, математика буенча районда аңа тиңнәр юк. Иң күп 86 балл җыючы безнең Илсур булды. Ул әле информатика, физикадан да БДИ тапшырды.

Илсур гел бишле билгеләренә генә уку нәтиҗәсендә "Укудагы аерым уңышлары өчен" алтын медальгә лаек булды.

Мәктәбебез горурлыгы булган Илсурыбыз укытучылары һәм әти-әнисенең өметен аклады. Афәрин, Илсур! Якты хыялларың тормышка ашсын.

Эльмира РӘСУЛЕВА,

Кадыбаш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев