Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйхетдинова: “Бәхетемне мәктәптә таптым“

Менә утызынчы ел инде Гүзәлия ШӘЙХЕТДИНОВА авыл балаларына бөек рус телен һәм әдәбиятын бар күңелен биреп укыта. Бүген - Укытучылар көнендә яраткан укучылары аны матур бәйрәм белән котлыйлар. Үзе дә гомере буе укытучы булып эшләгән, шагыйрә Клара Булатованың Миңа сорау бирсәләр: - Шатлыгың ни? - дисәләр. - Бәхет шушы укучылар...

Менә утызынчы ел инде Гүзәлия ШӘЙХЕТДИНОВА авыл балаларына бөек рус телен һәм әдәбиятын бар күңелен биреп укыта. Бүген - Укытучылар көнендә яраткан укучылары аны матур бәйрәм белән котлыйлар.

Үзе дә гомере буе укытучы булып эшләгән, шагыйрә Клара Булатованың

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? - дисәләр. -

Бәхет шушы укучылар

Кеше булып үссәләр, дигән шигъри юллары бик тә ошый, - ди мөгаллимә Гүзәлия ханым.

- Шушы бик тә җаваплы, катлаулы, бала язмышын хәл итә торган һөнәрне сайлауга нәрсә этәрде? - дип сорыйм хезмәттәшемнән.

- Туган авылым Девәтернәдә рус теленнән иң яраткан укытучым, шагыйрә Әлфирә апа Фәтхетдинова укытмаса, белмим, мин, мөгаен, табиб һөнәрен сайлаган булыр идем. Әлфирә апа үз фәненә шулхәтле бирелгән, авылдагы татар балаларын да рус теле һәм әдәбияты дөньясына алып кереп китә торган мөгаллимә иде. Дәресләр шулкадәр мавыктыргыч уза иде, без һәр теманы укытучы апабызның авызына кереп китәрдәй булып тыңлый идек. Дәрескә әзерләнми килү, җавап бирә алмый басып тору мөмкин түгел кебек тоела иде. Әлфирә апабыз безне шигырь дөньясына да алып кереп китте. Ул җитәкләгән шигърият түгәрәге көннәрен зарыгып көтеп ала идек. Аны яратмаган, хөрмәт итмәгән бала юк иде бугай. Ул минем өчен әле дә мөгаллимнең чын үрнәге булып тора. Гомере генә кыска булды шул... Әлфирә апабыз кебек укытучы булу теләге мине педагогика уку йортына алып килде дә инде. Хезмәт юлымны туган мәктәбемдә, аннан Үтәгәндә, хәзер менә Кадыбаш мәктәбендә дәвам итәм. Мәктәп минем өчен туган йорт һәм гаиләм кебек якын һәм кадерле ул, - ди Гүзәлия ханым.

Авыл баласы күңелендә рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт, аның серләренә төшенү өчен кызыксыну уяту укытучыдан зур түземлек, тырышлык, иҗади эшләү таләп итә.

- Шушы изге эшкә бар күңелемне биреп башкарганга, вакыт белән исәпләшми эшләгәнгәдер инде, укучыларым да йөзгә кызыллык китермиләр. Дәрескә әзерләнгәндә һаман да шул Әлфирә апаның дәресләре, аның укучыларга булган җылы, аналарча мөнәсәбәте, һәр балага шәхес итеп каравы күз алдымда тора. Ул дәресемдә утырса, хезмәтемә нинди бәя куяр иде икән дигән уйлар да килә, - ди мөгаллимә.

Әйе, укучыларын да иҗади эшкә, эзләнүләргә тарта белә ул. Теге яки бу әсәрне өйрәнгәндә, анализлаганда укучыларын уйланырга, үз фикерен чатнатып, матур итеп әйтә белергә дә өйрәтә. Нәтиҗәдә, укучылары рус теленнән район, республика олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә актив катнашалар. Узган уку елында хезмәттәшебез ике укучысы белән Казанда Халыкара олимпиадада катнашты. Өч укучысы БДИда 98, 91, 86 балл җыеп сөендерделәр.

- Укытучы бәхете менә шушы укучыларда инде. Көн саен Иске Эсләктән шушы мәктәбемә сөенеп киләм. Фәния Рәшитовна җитәкләгән бу коллектив бердәм, дус, ярдәмчел. Яраткан эшең булу - нинди бәхет ул! Тагын шул Клара Булатованың шигъри юллары искә төште:

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? - дисәләр. -

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр, - ди мәктәбебезнең абруйлы мөгаллиме.

Олы бәхетен мәктәптә, укучылары арасында тапкан, йөрәген укучыларына биргән укытучы гына шулай дип әйтә ала.

Гөлшат САДЫЙКОВА,

Кадыбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев