Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каен җиләге ашап калырга тырышыгыз

Каен җиләген җыю вакыты җитте. Аны җәй айларында ничек тә ашап калырга тырышыгыз. Чөнки урманда үскән каен җиләге күп авырулардан файдалы. Ул организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый. Чамасын белеп капкалаганда бавыр өчен дә әйбәт. Хәлсезлек, склероз, кан басымы югары яки түбән булып «сикергәләп» торган кешегә дә каен җиләген ашарга киңәш ителә.

Каен җиләгеннән джем

1әр кг каен җиләге һәм шикәр комы, 1 стакан су. Джем өчен изелгән җимешләр дә ярый. Джемны болгата-болгата бер мәртәбә генә кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Каен җиләге кайнатмасының берничә ысулы

Беренче ысул.

1 кг каен җиләге, 1,2 кг шикәр комы. Җиләк белән шикәр комын аралаштырырга. Согы бүленеп чыкканчы салкынча урында яки суыткычта 6-8 сәгать тотарга. Аннан кайнатырга. Күбеген җыеп алырга.

 Икенче ысул.

1 кг каен җиләге, 1,2 кг шикәр комы, 1 стакан су. Җиләкне кайнап торган сиропка салып, кайнатып чыгарырга. Савытны селкетеп алган очракта күбек үзеннән-үзе юкка чыгар. Ут өстеннән алып, 6-8 сәгать тотарга. Аннан тагын кайнатып чыгарырга һәм кабат уттан алырга. 6-8 сәгатьтән соң, кайнатманы әзер булганчы утта тотарга.

Өченче ысул.

Кайнатма кайнату өчен бертигез зурлыктагы җиләкләрне сайлап алалар. Аларны яфраклардан һәм җимеш сабакларыннан арындырып, өстенә шикәр комы, алдан әзерләнгән сироп сибәләр. 1 кг жиләккә 1,5-1,7 кг шикәр комы һәм 1,3-1,5 стакан су кирәк. Шикәр комы күбрәк алынса, кайнатмадагы җиләкләр үз төсләрен һәм хуш исләрен ныграк саклыйлар. Җиләкләрнең суы чыкканчы 3-5 сәгать тоталар, ул арада шикәр дә өлешчә эрергә өлгерә. Аннан аны берничә тапкыр кайнатып алалар. Ягъни жиләкләрне кайнау чигенә житкерәләр, аннары 10-15 минут суыталар, тагын кайнатып алалар, шулай 4-5 тапкыр кабатлыйлар. Иң соңыннан 1 кг каен жиләгенә 1 г исәбеннән лимон кислотасы өстиләр.

Дүртенче ысул.

1 кг чиста җиләккә 500 г исәбеннән шикәр комы салыгыз. Согы бүленеп чыксын өчен салкынчарак урынга куегыз. Согы өскә бүленеп чыга башлагач, аерым савытка алып, 700 г шикәр комы белән ширбәт әзерләгез. Аннары шул ширбәт өстенә җиләк салып, озынча агач кашык белән болгата-болгата кайнатыгыз, тик җиләкләр изелеп бетәрлек булмасын. Кайнатма әзер булыр алдыннан пычак очы белән аз гына лимон кислотасы салып җибәрсәгез, шикәрләнергә ирек бирмәс.

Җиләкле чәй

Кайнатма кайнатыр алдыннан җиләктәге яшел яфракларны җыеп киптерсәгез, кыш көннәрендә менә дигән шифалы чәй эчә алырсыз. Мондый чәй теш казнасын ныгыта, тынычландыра, стрессны бетерә.

Үз согындагы җиләк

650 г чиста җиләкне, 1 литрлы банкага тутырып һәм кәстрүл эченә утыртып, ут өстенә куегыз. Кәстрүл эчендәге су кайнап чыккач, 5 минут стерильләп, тимер капкач белән каплагыз.

Каен җиләге кагы

1 кг каен җиләге, 300 г шикәр комы, 3 г лимон кислотасы. Какны яхшы пешкән, әмма изелмәгән җиләкләрдән әзерлиләр. Каен җиләген юарга, өстенә шикәр комы сибәргә һәм лимон кислотасы өстәп, сок барлыкка килгәнче тотарга. Аннан барлык массаны табага бушатып, 20 минут духовкада пешерергә, суынгач, фольгага тигез катлам итеп җәяргә. 2-3 көн бүлмә температурасында киптерергә һәм өстенә шикәр пудрасы сибеп, рулет сыман итеп төрергә. Какны бүлмә температурасында коры урында сакларга була. Шикәрле каен җиләге

1 әр кг каен җиләге һәм шикәр комы. Чистартылган җиләкне эмаль савытка иләк аша үткәрергә. Шикәр комы сибеп, яхшылап болгатырга һәм бер тәүлек тотарга. Шикәре эреп беткәч, массаны банкаларга тутырырга. Банканы пергамент белән капларга. Суыткычта сакларга.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/index.php/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/kaen-ilge-ashap-kalyirga-tyiryishyigyiz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев