Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каен себеркесе әзерләр чак

Җәй үзенең берсеннән-берсе тәмле җиләк-җимешләре, саф исле үләннәре, кояшы, суы белән күңелгә якын. Җәйне шулай ук мунча себеркесеннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Каен себеркесе - мускуллар, буыннар авыруыннан ярдәм итә, яраларны төзәтә, бронхларны, тәнне чистарта. Ә себерке суы чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә. Ә сез себерке әзерләдегезме әле?...

Җәй үзенең берсеннән-берсе тәмле җиләк-җимешләре, саф исле үләннәре, кояшы, суы белән күңелгә якын. Җәйне шулай ук мунча себеркесеннән башка күз алдына китерүе дә авыр.
Каен себеркесе - мускуллар, буыннар авыруыннан ярдәм итә, яраларны төзәтә, бронхларны, тәнне чистарта. Ә себерке суы чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.
 
Ә сез себерке әзерләдегезме әле? Өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз, нәкъ вакыты. Себеркегә дару үләннәре, бөтнек, карлыган, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, әрем, ак чыршы ботаклары кушсаң, тагын да яхшы. Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы. Ак чыршы - иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач йомшара. Ә менә яфраклары коелмасын өчен пешекләгәнче себеркене бераз салкын суда тотарга киңәш итәләр.
 
Мунча себеркесе ясыйм диеп берүк табигатькә зыян сала күрмә. Агач ботакларын пычак белән генә кисеп җый. Себерке җыю өчен куе ботаклы һәм яфраклы агачларны сайла. Җыелган ботакларны берәр төн караңгы, җилле урында - сарай, чоланда (һ.б.) тот. Алай эшләгәндә ботаклар бераз кибеп өлгерә, югыйсә, аннан соң себерке бушап, аны тагын бер кат бәйләргә туры киләчәк. Онытма: себеркенең озынлыгы терсәк озынлыгында булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев