Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кафеларга рәхим итегез!

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район Сабан туе уза торган мәйданда Айказ Туманян "Загород", ә Вокзальная урамында Арам Кочарян "Амулет" кафеларын ачтылар. Ямьле табигать кочагына урнашкан, заман таләпләренә туры килерлек, матур итеп эшләнгән "Загород" кафесында күңел ачу, туй, юбилей, туган көннәрне билгеләп үтү, дуслар, хезмәттәшләр белән ял итеп утыру өчен дә...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район Сабан туе уза торган мәйданда Айказ Туманян "Загород", ә Вокзальная урамында Арам Кочарян "Амулет" кафеларын ачтылар.
Ямьле табигать кочагына урнашкан, заман таләпләренә туры килерлек, матур итеп эшләнгән "Загород" кафесында күңел ачу, туй, юбилей, туган көннәрне билгеләп үтү, дуслар, хезмәттәшләр белән ял итеп утыру өчен дә мәйдан җитәрлек, бөтен шартлар бар. Кафены ачу тантанасына килгән район башлыгы Фәрит Габбасов та "Биредән беркайчан да халык өзелеп тормасын. Халыкны җәлеп итәрлек күңел ачу программалары тәкъдим итегез, үзенчәлекле ризыклар белән сыйлагыз", - диде һәм уңышлар теләде.
Ә "Амулет" кафесы бик "җанлы" урынга - вокзалга якын урнашкан. "Соңгы елларда шәһәрдә бик күп кафелар ачтык. Әмма, кызганычка каршы, аларның күбесе озын гомерле булмады. Ә менә мин сезнең кафеның һәрчак матур эшләвен, халыкка озак еллар хезмәт итүен телим. Әмма 18 яше тулмаганнарга бу кафе ишекләре бикле булырга тиешлеген аңлагыз", - диде Фәрит Гарифович.
Бу тантаналы көнне кафе хуҗалары балаларны да сөендерделәр. Вероника Моратова һәм Адилә Кутлукаева алар бүләк иткән матур, йомшак уенчыкларга куанып туялмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев