Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кагыйдәләрне бозсаң, штраф көтә

Агымдагы елның 18 мартында " Административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә вәкаләтле җаваплы затларның исемлеген билгеләү турында" район башлыгы карары кабул ителде.Хәзер административ хокук бозучыларга кемнәр беркетмә төзи ала? Шул турыда аңлатуын үтенеп, административ комиссиянең җаваплы секретаре Александр Шамшуринга мөрәҗәгать иттек. - Александр Васильевич, кемнәр хәзер беркетмә төзергә хокуклы? -...

Агымдагы елның 18 мартында " Административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә вәкаләтле җаваплы затларның исемлеген билгеләү турында" район башлыгы карары кабул ителде.Хәзер административ хокук бозучыларга кемнәр беркетмә төзи ала? Шул турыда аңлатуын үтенеп, административ комиссиянең җаваплы секретаре Александр Шамшуринга мөрәҗәгать иттек.
- Александр Васильевич, кемнәр хәзер беркетмә төзергә хокуклы?
- Районны һәм шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек итү һәм тәртип урнаштыру максатында шундый карар кабул ителде. Полициянең участок вәкилләре һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторларыннан тыш, хәзер административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне Әгерҗе районы башкарма комитетындагы җаваплы затлар да төзи ала.
- Хокук бозулар буенча гражданнар кемнәргә мөрәҗәгать итә ала соң?
- Җир асты коммуникацияләре, урамны яктырту, территорияне төзекләндерү буенча кагыйдәләр бозыла икән, беркетмәне участок вәкиле төзи. Моннан тыш, башкарма комитет җитәкчесе Илшат Шәмсетдинов (тел. 21045), төзелеш, торак-коммуналь хезмәт, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Әмирә Миннәхмәтова һәм әлеге бүлекнең баш белгече Светлана Шәһәлиева төзи ала (т. 22332).
Шәһәрдә һәм авылларда тәртипне, чисталыкны фәкать уртак көч белән генә урнаштырып була. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга битараф булмагыз. Алар турында әлеге телефоннар буенча шалтыратып хәбәр итегез яки район хакимиятенең 16 нчы кабинетына гариза язып китерегез. Шулай бергә көрәшкәндә генә шәһәр-авылларыбызда тәртип, чисталык урнаштыра алырбыз.
- Кагыйдәләрне бозучыларга карата нинди административ җәзалар каралган?
- Гражданнарга 2000-3500, җаваплы затларга 15-30 мең, юридик затларга 200-500 мең сумга кадәр штраф каралган.
- Тиешсез урыннарда сату иткәннәргә кем беркетмә төзи ала? Андыйларга штраф күләме күпме икәнне дә белеп торсыннар газета укучыларыбыз.
- Билгеләнмәгән урыннарда законсыз сату итүчеләрне ше очратырга туры килә, әлбәттә. Бигрәк тә тимер юл вокзалында. Биредә беркетмәне Әгерҗе станциясендәге линия бүлекчәсе хезмәтәкрләре төзи. Яңа карар нигезендә законсыз урам сәүдәсен оештыручыларга территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчановага һәм әлеге бүлек белгечләренә йөкләнде. Телефоннары 22151.

Законсыз сату итүче гражданнарга 100 сумнан 2500 сумга кадәр, җаваплы затларга 2-5 мең, юридик затларга 5-100 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.

PS: Яз соңарып килү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте быел тирә-юнебезне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча санитар-экологик икеайлыкны 15 апрельдән 15 июньгә кадәр игълан итте. Әгәр көннәр җылытып җибәреп, кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар чыга икән, 15 апрельне көтмичә өмәләр оештырылачак. Бөтенебез бердәм булып, тирә-юнебезне чистарту өмәләрендә катнашсак, аннан бу чисталыкны сакласак, беркемгә дә административ җәза бирүләр булмас. Шәһәр-авылларыбызның чисталыгы, төзеклеге бары тик үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев