Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кайсы милләт күбрәк?

    Татарстанда 2010 елда узган халык санын алу Татарстанның Россиядә иң күп милләтле төбәк икәнен күрсәтте. Безнең республикада барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Сигез милләт халкының һәрберсе унар мең кешедән артып киткән. Болар - татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Татарстанда татар милләте өстенлек итә, барлыгы 2 млн...

    Татарстанда
    2010 елда узган халык санын алу Татарстанның Россиядә иң күп милләтле төбәк икәнен күрсәтте.
    Безнең республикада барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Сигез милләт халкының һәрберсе унар мең кешедән артып киткән. Болар - татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Татарстанда татар милләте өстенлек итә, барлыгы 2 млн 12 мең 571 татар яши (монда керәшеннәр, Әстерхән һәм Себер татарлары да кергән). Икенче урында урыслар - 1 млн 501 мең 369, өченчедә чувашлар - 116 мең 252, дүртенчедә удмуртлар - 23454, бишенчедә мордвалар - 19156, алтынчыда марилар - 18848. Аннан соң - украиннар һәм башкортлар.
    Казанда татарлар - 476, урыслар - 48,6 процент. Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай районнарында урыслар күбрәк яши.
    Әгерҗе районында
    2010 елда халык санын алуда 36626 кеше катнашкан. Аларның 21284е - татарлар, 9228е - урыслар, 2931е - марилар, 2358е - удмуртлар, 140ы - украиннар, 132се - башкортлар, 74е - чувашлар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: