Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайда үлем белән сәүдә итәләр?

12 ноябрьдән Татарстанда "Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" акциясе башланды. Ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Тирә-юнегездә наркотик матдәләр ясап, аны сатып башкаларны агулаучы, наркопритоннар оештырып күршеләрнең тынычлыгын бозып ятучылар бар икән, кичекмәстән хәбәр итегез. Бу миңа һәм якыннарыма кагылмый дип әлеге күренешләргә битараф булмасагыз иде. Шуны исегездән...

12 ноябрьдән Татарстанда "Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" акциясе башланды. Ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Тирә-юнегездә наркотик матдәләр ясап, аны сатып башкаларны агулаучы, наркопритоннар оештырып күршеләрнең тынычлыгын бозып ятучылар бар икән, кичекмәстән хәбәр итегез. Бу миңа һәм якыннарыма кагылмый дип әлеге күренешләргә битараф булмасагыз иде. Шуны исегездән чыгармагыз: сезнең балагыз, оныгыгыз, туганыгыз, дустыгызны да наркомания үз сазлыгына тартып кертергә мөмкин бит. Шуңа күрә наркоманнар белән бәйле теләсә нинди мәгълүматны түбәндәге ышаныч телефоннарына тизрәк хәбәр итүегезне сорыйбыз:
Үзәк хастаханә - 22694.
Яшьләр сәясәте бүлеге - 21788.
Спорт һәм туризм бүлеге - 23421.
Социаль яклау идарәсе - 25333.
Мәгариф идарәсе - 25117.
Эчке эшләр бүлеге - 21700.
Әлеге телефоннарга эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш, һәр көнне тәүлек әйләнәсе 21232, 89625799474 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Сезнең шалтыратуларыгыз сер итеп саклана.
Битараф булмагыз! Яшь гомерләрне бергәләп үлемнән саклап калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев