Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайгыртып гел бала язмышларын

Әгерҗедәге 1нче санлы балалар бакчасы 75 ел эшләү дәверендә меңләгән Әгерҗе баласының нәни күңеленә алтын ачкыч тапкан. Аның исеме дә "Алтын ачкыч" бит! Тарих битләреннән ...1936 ел. Ленин урамындагы мәчет бинасында балалар бакчасы ачыла (хәзер бу урында санэпидстанция). Ул шәһәрдә иң беренче бакча була. Бәхәр Гайсина җитәкләгән бакчада Гарифә Мөхәммәтшина,...

Әгерҗедәге 1нче санлы балалар бакчасы 75 ел эшләү дәверендә меңләгән Әгерҗе баласының нәни күңеленә алтын ачкыч тапкан. Аның исеме дә "Алтын ачкыч" бит!
Тарих битләреннән

...1936 ел. Ленин урамындагы мәчет бинасында балалар бакчасы ачыла (хәзер бу урында санэпидстанция). Ул шәһәрдә иң беренче бакча була. Бәхәр Гайсина җитәкләгән бакчада Гарифә Мөхәммәтшина, Мәхтүнә Каһирова, Гадилә Йосыпова ике төркемгә тәүге тапкыр нәниләрне кабул итеп алалар. Сугыш башлангач, бакчаны К.Маркс урамындагы икенче мәчет бинасына күчерәләр. Һәдия Ганиева җитәкчелек иткән сугыштан соңгы авыр елларда биредә Нәсимә Бандюрова, Мәсхүдә Юзаева, Мәүлидә Гайсина, Рәйсә Гыйльманова кебек олы йөрәкле тәрбиячеләр нәни күңелләргә ачкыч табу өчен бар осталыкларын эшкә җигәләр. Тәрбияче ярдәмчеләре Гөлсем Галиева, Мәгъсумә Ахунова, пешекче Рания Айманова, Минтахидә, шәфкать туташы Адилә ханым, хуҗалык мөдире Рәшидә Җиһангәрәева тәүлек әйләнәсе эшләүче бакча сабыйлар өчен икенче туган йортлары кебек булсын дип эшлиләр.
75 еллык юбилеена килеп җиткән бу бакча тарихына иң матур сәхифәләр язып калдырган шәхес Сания ханым Сафиуллина дисәм, күпләр моның белән килешерләр. 1966 елда тәрбияче булып килгән Сания Таһировнаның бай хезмәт юлы тулысынча шушы бакча белән бәйле. 30 елга якын шушы коллектив белән җитәкчелек итү дәверендә бакча бик күп матур үзгәрешләр кичерә. Шуларның иң истәлеклесе - бакчаның яңа бинага күчүе. Иске бинада нәниләргә урыннар җитми башлагач, Сания ханым үз инициативасы белән Казандагы түрәләргә бакча төзү үтенече белән чыга. Шундый зур төзелешне үзе башлап җибәргән һәм аны зур авырлыклар белән булса да җиңеп чыга алган беренче һәм бердәнбер бакча мөдире ул. Бакчаның юбилей тантанасына килгәч тә сигез ел зур авырлыклар белән төзелгән бакчага бөтен җиһазларны Казаннан хуҗалык мөдире Мөнзилә Вәлитова белән ташуларын һәм башка бик күп истәлекләр белән уртаклашты ветеран җитәкче. "Бу бакча - бүген дә миңа туган йортым, гаиләм кебек якын, кадерле", диде ул.
Мәңгелек балачак илендә
Сабыйлар белән эшләүчеләр - күңелләре белән һәрчак балачак илендә. Аларга картаерга ярамый. Бу бакчада да йөрәкләрен балаларга багышлаган тынгысыз җаннар эшли. Юбилейлары белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Габбасов та "Тәрбияче - иң катлаулы, бик тә җаваплы һөнәр иясе. Әле тәпи атлап кына киткән нәнине тәрбияләүнең никадәр авыр, җаваплы икәнен яхшы аңлыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт!" - диде. Балалар исә район башлыгына "Фәрит абый, бакчабызга ремонт кирәк бит", дип мөрәҗәгать иткәч, кайсы гына түрә сабый үтенеченә битараф калыр иде икән?! Фәрит Гарифович та шунда ук "Бакчагызга ремонт булыр!" дип ышандырды.
Район җитәкчесе бакчаның иң лаеклы хезмәткәрләре Татьяна Васильева, Мөнзилә Вәлитова, Наилә Кәримова, Венера Кулышевага Мактау грамоталары тапшырды. Ә Илсия Мусина, Әлфирә Мөсифуллина, Рания Ильясова, Людмила Загребина, Алисия Иванова Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бу бакчада ничәмә-ничә буын балаларны тәрбияләп чыгарган Резеда Закирова, Алсу Хәкимова, Венера Кәримова, Сылу Пастикова адресына элекке тәрбияләнүчеләреннән җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бакчаның хәзерге мөдире Гөлнара Шурманова 190 бала тәрбияләнүче бакчага һәрчак ярдәм кулын сузучы эшмәкәрләр Рөстәм Сәлимгәрәев, Марат Вәлиуллинга олы рәхмәтен белдерде.
Тантана барышында кунаклар бакчаның бай традицияләрен лаеклы дәвам итүче яшь коллектив белән дә якыннан таныштылар. Тәрбиячеләр җыр-биюгә осталыклары белән сокландырдылар. Нәниләр дә сәхнәдә тәрбияче апаларыннан һич тә калышмыйлар. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
...75 - өлкәннәр яше булса да, балалар бакчасы өчен һич тә картлык түгел. Чөнки биредә - һәрчак балачак иле. Шушы мәңгелек балачак илендә сабыйларыбыз һәрвакыт бәхетле булсыннар!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев