Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Калган эшкә кар ява

Тышта челлә кызуы булса да, административ комиссиянең чираттагы утырышы барышында шушы мәкаль искә төште. Һәм бу юкка гына түгел. Административ комиссия рәисе Фәнис Нуриев чираттагы утырышның үзенчәлекле булачагын кисәтте. Чыннан да, киңәйтелгән утырышка административ комиссия вәкилләреннән тыш, шәһәребезнең Пугачев урамында яшәүчеләр, аларның урам өчен җаваплы вәкиле, хокук саклау органнары, салым...

Тышта челлә кызуы булса да, административ комиссиянең чираттагы утырышы барышында шушы мәкаль искә төште. Һәм бу юкка гына түгел.
Административ комиссия рәисе Фәнис Нуриев чираттагы утырышның үзенчәлекле булачагын кисәтте. Чыннан да, киңәйтелгән утырышка административ комиссия вәкилләреннән тыш, шәһәребезнең Пугачев урамында яшәүчеләр, аларның урам өчен җаваплы вәкиле, хокук саклау органнары, салым инспекциясе, суд приставлары, газ-эксплуатация хезмәте, "Татэнергосбыт" предприятиесе хезмәткәрләре дә чакырылган иде. "Бүгенге утырышта без Пугачев урамында яшәүчеләрнең административ хокук бозу белән бәйле гамәлләрен генә түгел, коммуналь түләүләр буенча бурычларын да тикшерәчәкбез", - дип башлады утырышны административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин.
24 майда административ комиссия тарафыннан әлеге урамга профилактик рейд уздырылып, 19 йорт хуҗасына карата язмача кисәтү ясалган. Ә кисәтүләрнең барысы да диярлек йорт тирәсен тәртиптә тоту белән бәйле. Җитешсезлекләрне бетерү өчен һәр йорт хуҗасына билгеле вакыт куелган. Участок уполномоченные Эдуард Акатов, хуҗаларның үз сүзендә тору-тормавын тикшереп чыкканнан соң, бары 10 йорт хуҗасының гына җитешсезлекләрне бетергәнен ачыклаган. 6 йорт хуҗасы, йорт тирәсен тәртипкә китерү вакытын озайтуларын үтенеп, гариза язган. Ә менә калган кисәтүгә колак салмаган 3 хуҗага карата беркетмә төзелгән. Юкка гына "калган эшкә кар ява", димиләр шул. Кисәтү ясалу белән җитешсезлекләрне бетерү турында кайгырткан булсалар, мондый күңелсез хәлгә калмаган булырлар иде алар. Ә утырышта алар белән сөйләшү бик җитди булды. Бу хуҗаларга беркетмәләр йортларының урам ягында төзелеш материаллары саклаган өчен төзелгән. Араларында төзелеш алып бару өчен рөхсәт алмаучылар да бар. "Кемне нинди җаваплылыкка тартырга дигән нәтиҗә чыгарганчы, бер фактка тукталасым килә. Әйдәгез, күршедәге Кече Пурга урамнарын күз алдыгызга китерегез әле. Анда да һәр шәхси хуҗалыкта диярлек төзелеш эшләре алып барыла. Тик бер йорт каршында да материаллар өелеп ятканын күрмәссең. Күрәсең, анда яшәүче халык үз территориясен тәртиптә тотуга җаваплырак карый торгандыр. Безнең максат халыкны штрафка тартып куркыту түгел, ә бердәм кагыйдәләргә буйсынып яшәргә өйрәтү", - дип ассызыклады Фәнис Нуриев. Һәр очракны тикшергәндә, Пугачев урамының абруйлы җаваплы вәкиле Валентина Мягкова, участок уполнолмоченные Эдуард Акатовның фикеренә дә колак салдылар комиссия әгъзаләре. Нәтиҗәдә, беркетмә төзелгән хуҗаларның берсенә телдән кисәтү ясалса, икесе 2шәр мең сум штрафка тартылды. Аларның һәркайсының диярлек коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычлары бар. Хуҗалар аларны якын арада түләргә вәгъдә бирделәр. Җаваплылыкка тартылучылар арасыннан: "Төзелеш материалларын йорт янында сакламыйча, кайда саклыйсың инде тагын?!" - дип, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Андыйларга да Фәнис Нуриев: "Төзелеш материалларын саклар өчен үз территориягездә мәйдан җитми икән, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасыннан өстәмә мәйдан арендалау турында рөхсәт алырга мөмкин", - дип җавап бирде.
"Быстробанк"ка зур гына суммада бурычы җыелган күп балалы гаилә дә чакырылган иде утырышка. Суд приставлары әлеге гаиләнең бернинди мөлкәте юклыгын бәян итте. "Банкка бурычын түләмәгән өчен административ комиссия җаваплылыкка тарта алмый. Тик бу гаиләнең хәле белән якыннанрак танышканнан соң, аларның социаль яклау идарәсе ярдәменә мохтаҗ булуын аңладык. Әлеге гаиләне социаль яклау идарәсе үз контроленә алачак", - диде Фәнис Галиәхмәтович.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев