Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"КАМАЗ-мастер" командасы экипажы Әгерҗедә булды

Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак

Экипажны пилот-штурманнар Дмитрий Сотников һәм Илгиз Әхмәтҗанов тәкъдим итте. Башта танылган автоузышчылар "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортында булдылар һәм яшь картингистларны бүләкләүдә катнаштылар.

Дәрәҗәле кунакларның килүе халык арасында зур кызыксыну уятты. Автоузышчыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, учреждение һәм оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган спорт сөючеләр сәламләде.

"Бу, чыннан да, бөтен дөньяга һәм Россиягә танылган профессионаллар. Бүген бу чара белән районыбызның кунакчыллыгын күрсәтергә теләдек. Әгәр дә монда чемпионатның билгеле бер этаплары үткәрелсә, без кунакларны, туристларны җәлеп итә һәм спортның төрле төрләре белән кызыксыну дәрәҗәсен күтәрә алачакбыз. Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, - дип ассызыклады Әлфия Гомәровна.

“КАМАЗ-мастер” командасының экипаж әгъзасы Дмитрий Сотников үзенең чыгышында, картинг буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы әгерҗелеләр, сәләтле балалар өчен шат булуын билгеләп үтте.

“Без монда беренче мәртәбә. Әгерҗе районы бик матур. Сезнең кунакчыллыгыгыз да безне бик тәэсирләндерде", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев