Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Канадада гомер кичерүче гаилә - Тәбәрледә кунакта

Римманың Тәбәрлегә кайтмаганына нәкъ 15 ел вакыт узган булган. Күптән түгел ул гаиләсе белән ерак Канададан әти-әнисе янына кунакка кайтты. Жирсү, сагыну хисләре әйтеп аңлатып бетерерлек түгел. Иң беренче чит ил кунаклары районыбызның бик нык үзгәрүенә тел шартлатканнар. Кая инде ул 15 ел элек көзге кебек асфальт юллардан капка төбенә...

Римманың Тәбәрлегә кайтмаганына нәкъ 15 ел вакыт узган булган. Күптән түгел ул гаиләсе белән ерак Канададан әти-әнисе янына кунакка кайтты. Жирсү, сагыну хисләре әйтеп аңлатып бетерерлек түгел.
Иң беренче чит ил кунаклары районыбызның бик нык үзгәрүенә тел шартлатканнар. Кая инде ул 15 ел элек көзге кебек асфальт юллардан капка төбенә кадәр машинада җилдереп кайту?!
- Машинадан төшкәч, Тәбәрлене кочып аласым килде. Канадада чакта эш, гаилә дип көн узганын сизмисең дә. Әнкәй белән атна саен телефоннан сөйләшеп торгач та аны күргәндәй була идем. Әмма туган якка кайткач кына якыннарымны, туганнарымны, авылдашларымны ничек сагынганымны аңладым, - ди Римма.
Авылның матураюы, төзекләнүе, авылдашларының җитеш, мул тормышта яшәүләре дә сокландырган аларны. Флүрә, Фәнилә, Гөлфия апаларында мич коймагы, бәлеш, тәм-томнар, каймак, тәмле кайнатмалар белән сыйланганнар.
- Гаиләмне дә һәр ялда татар халык ашлары белән әзерләп сыйларга тырышам. Өчпочмак, бәлеш - иң яраткан ризыкларыбыз. Ә менә кыстыйбый пешерергә җәмәгатем Луисны да өйрәттем. Икәү әзерләгәч, бигрәк тә тәмле була, - ди Римма.
Көн саен авыл урманары буйлап йөрү, саф һавада булу, очрашу-күрешүләр белән үрелеп уза көннәре. Мәрхәмәтле авылдашлары Алмаз, Камил-Рәмзия, Өлфәт аларны Алабуга, Мамадышка сәяхәткә дә алып баралар.
- Чынлап әйтәм, 15 ел эчендә Татарстан бу кадәр үсәр дип уйламаган идем. Ул Алабугадагы зур төзелешләрне, Мамадышның матурлыгын, андагы тәртипне, чисталыкны күреп таң калдым. Район үзәге генә булса да, Мамдышта җырлый торган фонтаннар да бар икән, - ди Римма.
Ә менә Казанны күреп туялмауларын әйттеләр Канада кунаклары. Римма татар бизәкләре төшкән чүәкләрне киеп эшенә баргач, хезмәттәшләре дә шаккаталар. Икенче кайтканда читек-чүәкләргә заказ да биреп куйганнар инде.
...Менә шулай Ижауда югары уку йортында эшләгәндә Канададан студентларга лекция укырга килгән Луис бер күрүдә "Бу кыз минем хатын булачак" дип әйтә һәм озак та үтми Тәбәрле кызын үзе белән Канадага алып китә.
- Ул чакта илдә тормыш, яшәү шартлары бүгенге белән чагыштырырлык идемени. Римманың үзе сайлаган язмышына без риза булдык. Хәзер аның бәхетле хатын, яраткн әни, эшендә дәрәҗәле хезмәткәр булуына сөенәбез. Җир читендә булса да хәзерге заманда Канададан Тәбәрлегә ике-өч көндә кайтып җитәргә була, - ди Филисә Шәйдуллина.
Кияүләре Луис - Россиядә еш кунак. Эше буенча төрле шәһәрләргә килә ул. Әле менә шушы көннәрдә Санкт-Петербургка кайтырга тиеш икән.
- Миңа Россиядә бик ошый. Халык яхшы сездә. Менә безне дә авылда олы түрәне каршы алгандай кунак иттеләр. Хәзер мин улларыма да татар кызлары белән дуслашыгыз дип әйтәм. Чөнки үзем хатынымнан бик уңдым, - ди Луис.
Гаиләдә өч телдә - француз, испан, инглиз телендә аралашалар. Луис русча да яхшы белә. Әлбәттә, татарчага да өйрәтә әниләре улларын. Малайлар мәктәптә дә инглиз, француз телләрендә укыйлар. Ә мәктәптән соң хоккей, музыка мәктәбендә шөгыльләнәнләр икән. Антонио да, Андреас та безнең якларны ошатуларын, бирегә ашкынып кайтканнарын әйттеләр.
- Икенче юлы озакка кайтачакбыз. Әле без Казанны да, Алабуганы да күреп туймадык. Рәхәтләнеп үз туган телемдә аралашасым, якыннарым янында кунак буласым килә минем, - диде Римма саубуллашканда.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев