Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Канатлы дусларга ярдәм

Кошлар - безнең канатлы дуслар, дибез. Ә аларны саклау - һәрберебезнең уртак бурычы. Менә бик тиздән җылы яклардан яраткан кошларыбыз сыерчык, карлыгач, тургай, шәүлегәннәр һәм башкалар туган якларны сагынып кайтачак. Без дә сагындык инде аларны. Чут-чут итеп сайрауларын тыңлыйсыбыз килә. Әллә нинди борчуларны да оныттырып тора бит ул кошлар җырлавы....

Кошлар - безнең канатлы дуслар, дибез. Ә аларны саклау - һәрберебезнең уртак бурычы.
Менә бик тиздән җылы яклардан яраткан кошларыбыз сыерчык, карлыгач, тургай, шәүлегәннәр һәм башкалар туган якларны сагынып кайтачак. Без дә сагындык инде аларны. Чут-чут итеп сайрауларын тыңлыйсыбыз килә. Әллә нинди борчуларны да оныттырып тора бит ул кошлар җырлавы.
2нче мәктәпнең 7 сыйныф кадетлары бик тиздән җырчы сыерчыкларның үзләре ясаган ояларга кунып сайрауларын рәхәтләнеп тыңлар. Чөнки алар 1 апрель - Кошлар көне уңаеннан канатлы дуслары туган якларга кайтуга бүләк әзерләделәр: бик матур оялар ясадылар.
Ул көнне "Кичке Таң" дәүләт тыюлыгы, "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә бер төркем малайлар балта эшенә осталыкларын күрсәттеләр. "Һәр елны күчмә кошларның җылы яктан кайтуларын зарыгып көтәбез. Ә элек-электән малайлар сыерчыкларны оялар ясап каршы ала иде. Сез дә елдан-ел кимеп баручы әлеге кошларны саклап калуда үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанам", - диде тыюлык начальнигы Әһли Фәйзуллин. "Сез - нәкъ менә "Мәктәп урманчылыгы" юнәлешендә эшләүче сыйныф. Ә мондый малайлар һич кенә дә табигатьне пычратырга, кошларны рәнҗетергә тиеш түгел. Әйдәгез, табигатькә бергәләп ярдәм итик. Сыерчыкларны матур оялар ясап сөендерик", - дип мөрәҗәгать итте "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе җитәкчесе Мөхәммәтгали Нәҗипов.
Тыюлык хезмәткәрләре бу көнне оя ясау өчен барлык материалларны әзерләп алып килгәннәр иде. I категорияле белгеч Тәлгать Нуриев малайларга башта мастер-класс күрсәтте. "Шуны истә тотыгыз; сыерчыкның "өе" барлык таләпләргә туры китереп ясалырга тиеш", - диде Тәлгать абыйлары. "Ни өчен кереп-чыгу тишеген зур итәргә кирәкми?" дигән сорауга, укучылар дәррәү: "Балаларына мәчеләр һөҗүм итмәсен өчен", - дип җавап бирделәр. Аннан тишекнең өскәрәк ясалуының да сәбәбе бар: кошчыклар егылып төшмәсен өчен шулай эшләнә икән ул. Ояның эче бик җылы була. Сыерчык аңа урнашканчы башта һавасын алыштыра икән. Аннан соң да ул аны гел җилләтеп тора. Болай эшләмәгәндә кошкайлар тончыгып үләргә мөмкин. Кагыйдәләрне тыңлый-тыңлый эшкә керештеләр кадетлар. Менә бер оя әзер дә булды. Малайлар тизрәк аңа исем-фамилияләрен язып калдырырга ашыктылар. "Беренче тапкыр ясаган оябыз бит бу. Бик матур һәм төгәл килеп чыкты", - диделәр алар. Аннан бер-бер артлы биш оя да әзер булды. "Күмәкләшеп эшләгәч, тиз дә, җайлы да була шул. Безгә бик ошады. Өйгә кайткач, тагын оя ясап караячакмын", - диде Ринат Гыйләҗев. Мондый изге теләкләре булгач малайлар булдырырлар. Әнә бит, Мөхәммәтгали Нәҗипович такталар белән ярдәм итәчәкләрен дә белдерде. Ясасыннар гына!
Малайлар бу көнне остазлары ярдәме белән кошларга "кормушка" да ясап куйдылар. Бик матур килеп чыкты эшләре. Аннан соң җыйнаулашып әлеге ояларны эләргә әле күптән түгел генә ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасына бардылар. Сыерчыклар кайтып ояларына урнашкач, килеп карарга вәгъдә дә бирделәр үзләре. Малайларның файдалы гамәл кылудан йөзләренә канәгатьләнү билгеләре чыккан иде. Алар 5 сыйныф укучылары пешергән бик тәмле камыр ризыгы "тургай"дан да авыз иттеләр. Ә тыюлык хезмәткәрләре республика укучылары иҗат иткән рәсемнәрдән ясалган календарьлар белән бүләкләгәч, сөенечтән йөзләре балкыды. Үзләре дә "Парклар маршы"на шигырь-язмаларын, фотосурәтләр, рәсемнәр җибәрергә вәгъдә бирделәр. Кем белә, бәлки, аларның да иҗат җимешләре "Лесной дозор-2" җыентыгында дөнья күрер.
11 апрельдә район Мәдәният сараенда "Кошлар өчен оя" бәйгесенә йомгак ясалачак. 2нче мәктәп укучылары аңа инде әзерләнә башлаганнар. "Сыерчык оялары артканнан-арта бара. Укучылар зур теләк белән алындылар бу эшкә. Әле аннан соң башлангыч сыйныфлар арасында рәсемнәр бәйгесе дә игълан иттек. Аларын "Парклар маршы" конкурсына җибәрәчәкбез", - диде биология укытучысы Светлана Вәлиуллина. Әйдәгез, эшкә тотыныгыз, балалар! Осталыгыгызны күрсәтеп калырга ашыгыгыз!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев