Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кар чистарту мәсьәләләре буенча заявкалар кабул ителә

Проблемаларны оператив хәл итү максатыннан

Әгерҗедә кар чистарту берничә этапта тәүлек әйләнәсе диярлек башкарыла, дип хәбәр ителә районның рәсми аккаунтларында.

Беренче чиратта кар интенсив хәрәкәт булган - ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм автомобильләр күп йөргән беренче категорияле юллардан; икенчедән - аз трафиклы юллардан, өченчедән - ишегалларыннан, тыкрыклардан һәм шәхси сектордан чыгарыла.

Гадәттә, иртәнгә юллар чиста булсын өчен, төнлә дә эшлиләр. Кар чистарту мәсьәләләре буенча проблемаларны оператив хәл итү максатыннан шәһәрдәшләребез 2-42-42 телефоны аша “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлегенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә яки районның рәсми аккаунтларында шәхси хәбәр белән заявкалар калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев