Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кар сыннарына һөҗүм итәләр

Шәһәребездәге балалар сәнгать мәктәбе янәшәсендәге мәйданда Яңа ел алдыннан кар шәһәрчеге калкып чыккан иде. Ләкин бик тиз арада бу кар сыннарын җимерә, вата башладылар. Быел район башлыгы Валерий Макаров бу мәйданда кар сыннары ясап, шәһәребезгә матурлык өстәү, Яңа ел рухы кертү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның тәкъдимен хуплап, сәнгать мәктәбе,...

Шәһәребездәге балалар сәнгать мәктәбе янәшәсендәге мәйданда Яңа ел алдыннан кар шәһәрчеге калкып чыккан иде. Ләкин бик тиз арада бу кар сыннарын җимерә, вата башладылар.

Быел район башлыгы Валерий Макаров бу мәйданда кар сыннары ясап, шәһәребезгә матурлык өстәү, Яңа ел рухы кертү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның тәкъдимен хуплап, сәнгать мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре, шәһәр мәктәпләре укучылары укытучылары җитәкчелегендә матур кар сыннары ясап, тирә-юньгә ямь өстәделәр. Биредә әкият геройлары урнашуын ишетеп алган шәһәрдәшләребез сабыйлары белән бу матурлыкка сокланырга, фотога төшәргә агылалар. Ләкин кайбер тәртипсез балалар бу матурлыкны бик тиз арада вата-җимерә башладылар. Нәтиҗәдә хәзер мондагы әкият геройларының кайберсенең башы, икенчеләренең куллары юк, бөтенләй җимерелгәннәре дә бар. Ә бит өлкәннәр укучылар белән берлектә бу сыннарны иҗат итү өчен күпме тырыштылар! Әти-әниләр, әби-бабайларга мөрәҗәгать итеп, балаларыгызны, оныкларыгызны мондый матурлыкка кул күтәрмәскә өндәсәгез иде, дип әйтәсе килә. Бу тирәдән узып барганда балаларның әлеге сыннарны бозуын күрсәгез, зинһар, тыныч кына узып китмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев