Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кар көтә халык, суык көтә

Гадәттә, ноябрь бәйрәмнәрендә көннәр суытып, катырып җибәрә, беренче кар төшә, авылларда каз өмәләре башлана иде. Быел халык аптырашта. Көннәр һаман да җылы тора, аяк асты пычрак. Үзәккә үтте инде быелгы көз. Октябрь башында ук кар явып күрсәткәч, кыш тиз килә, бер айдан кар ятачак дигән идек. Әмма салкыннарны көтеп ардык....

Гадәттә, ноябрь бәйрәмнәрендә көннәр суытып, катырып җибәрә, беренче кар төшә, авылларда каз өмәләре башлана иде. Быел халык аптырашта. Көннәр һаман да җылы тора, аяк асты пычрак. Үзәккә үтте инде быелгы көз.
Октябрь башында ук кар явып күрсәткәч, кыш тиз килә, бер айдан кар ятачак дигән идек. Әмма салкыннарны көтеп ардык. Ноябрьнең яртысын узсак та гадәттән тыш җылы һава торышы саклана, һаман яңгыр ява. Температура да 8-9 градустан түбән төшми.
Әле узган ялларда авылга кайткач бакчага чыккан идем. Мескен агач-куаклар да табигать үзгәрешләренә карап "саташа" башлаганнар. Карлыганнар чәчәккә бөреләнгән. Алар янында хуш ис аңкып тора. Кайбер бакчачыларның алмагачлары да чәчәк атты инде көзен. Үләннәр дә яшәреп киткәндәй тоела. Ялтырап кояш чыкса, бөтенләй яз килгән сыман. Сыерларны да көтүгә чыгудан яңа туктатты әле халык.
Әнә, Исәнбайдан Фәнил КӘРИМОВ көзнең озакка сузыласын сизепме, быел бакчасында тәҗрибә үткәреп караган: ул бәрәңгене ике тапкыр утырткан. Беренчесен гадәттәгечә май башларында утыртып уңышын сентябрьдә җыеп алган. Икенчесен июльдә утырткан һәм октябрьдә генә казыган.
- Соңгы елларда көз озын килә. Шуңа күрә бәрәңге ничек үсәр икән дип тәҗрибә ясап карамакчы булдым. Яшелчә бакчасына 6 июльдә 20ләп төп бәрәңге утырттым. Ни хикмәт, аларга колорадо коңгызы да килмәде. Бәрәңге шәп үсте, бер төптән уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге чыкты. Менә шулай, октябрьдә свежий бәрәңге ашадык. Аңа кырау да төшмәде. Уңышның яхшы булуына шул да сәбәпче булгандыр дип уйлыйм, - ди Фәнил абый.
Ә менә Тирсәдән Гамир абый САДЫЙКОВ, 1996 елдан бирле һава торышын күзәтеп, аларны көндәлегенә теркәп бара икән.
- Быелгы көз 2001 елныкына охшаган. Ул елны да бары 11 ноябрьдә генә салкынайтып җибәргән, 11еннән 24енә кадәр төнлә катырган, көндез җебеткән. Аннан соң суыткан. Ә беренче кар 13 декабрьдә генә яуган. Кышның беренче аенда температура уртача 20-25 градуска кадәр төшкән.
Синоптиклар фаразлавынча, быел да карны декабрьнең икенче атнасында гына күрәчәкбез. Кышның беренче аенда температура минус 10-15 градустан төшмәячәк.
Гамир абый сүзләренә караганда, 2001-2002 елгы кыш бик салкын булмаган, кар да күп яумаган. Январьның беренче ун көнендә 20-25 градус салкын торган. Ә калган көннәрдә 0, -5 градус кына булган. Февральнең дә беренче атнасында шактый салкын, -20-25 градус, аннан +1 градуска кадәр җылыткан. Март җылы, апрель салкынча, май, июнь яңгырлы, июль, киресенчә, коры һәм эссе булган. 2002 ел - Ат елында җиләк-җимеш, ашлык уңган.
- Киләсе ел ат елы булачак. Димәк, ел сынатмас, уңдырышлы булыр дип өметләнәм. Быел арыш уңса да, сабан культуралары әллә ни мактанырлык булмады. Ә киләсе елга язгы культуралар мул уңыш бирер дигән өмет бар. Ат гомер-гомергә авыл кешесенең төп ярдәмчесе булды. Әмма дилбегәне ныклап тотарга кирәклеген онытмаска кирәк. Күпләр быелгы кышны бик салкын булыр дисәләр дә, 2002 ел күзәтүләре буенча ул бик суыкка охшамаган. Шулай да барысы да - Ходай кулында. Ул ни язса, шуны күрербез, - ди Гамир абый.
...Улым иртән тора да тәрәзәдән шыбыр-шыбыр яңгыр яуганын күреп: "Кайчан инде яңа кышкы киемнәрне киеп урамга чыгабыз? Минем чанада шуасым, рәхәтләнеп карда ауныйсым килә", - ди. Аның кебек балаларны аңларга була, чөнки һәр көнне бакчага барганда-кайтканда киемеңне пычратма, чәчрәтмә, суга кермә дигән кисәтүләрдән туйганнар инде алар. Әмма нишләмәк кирәк соң, кар һаман да яумый бит... Авыл халкы каз өмәләре уздыруны да, мал суюны да көтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев