Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кар сыннарыннан кышкы әкият

Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге, матур традиция буенча, иң матур бизәлешле авыл җирлеге, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар арасында "Кышкы әкият" бәйгесе игълан иткән иде. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән авыллар буенча сәяхәт итәбез. Сәфәребезне район үзәгеннән иң ерак саналган Девәтернә җирлегеннән башладык. Шәхси эшмәкәр Илшат Шәрипов кибете каршында җигүле...

Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге, матур традиция буенча, иң матур бизәлешле авыл җирлеге, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар арасында "Кышкы әкият" бәйгесе игълан иткән иде.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән авыллар буенча сәяхәт итәбез. Сәфәребезне район үзәгеннән иң ерак саналган Девәтернә җирлегеннән башладык. Шәхси эшмәкәр Илшат Шәрипов кибете каршында җигүле ат каршы алды безне. Читтән карасаң, бер дә кардан ясалган сын димәссең үзен. Бигрәк матур килеп чыккан. Аның тирәсенә гномиклар тезелешеп басканнар. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка ясалган Тукайның Былтыры янына да ат килгән. Ә читтән генә аларны аҗдаһа күзәтә. Биредәге сыннар зурлыклары, матурлыклары белән таң калдырдылар. Иске Эсләк җирлегендәге һәр учреждение Яңа ел бизәлеше белән авылга ямь биреп тора. Әнә, Үтәгән Мәдәният йортына Кыш бабай җигүле өч атка утырып килә. Ә аны Кар кызы көтә. 2013 ел символы Елан да хушлашырга теләмичә моңсу гына карап тора. Дельфин да - Яңа ел бәйрәме кунагы.
"Кышкы әкият" бәйгесенә исәнбайлылар да актив кушылганнар. Мәдәният йорты алдындагы кар сыннарыннан күзләр сырлана.
- Мәдәният йорты хезмәткәре Рәзилә Шәйхетдинова беренчелекне алабыз дип тырышты. Ул ясаган сыннар чынлап та бик матур килеп чыкты. Кич белән утны яндыргач, авылдашлар Аю, Куян, Кыш бабай белән Кар кызын карарга махсус киләләр, - ди авыл башлыгы Фәнил Сираев. Шәхси хуҗалыклар да сынатмаганнар: Рамил Мухъгалин быел барысын да уздырган: ул ак атлы Әгерҗе гербын ясаган.
Без килгәндә Пеләмеш клубы алдында бала-чага мәш килеп таудан чана шуа иде. Аларны сокланып мөдир Владимир Осипов күзәтә. Кар бабайлары да Сочи Олимпиадасына барырга җыенган бугай. Булмас димә, бу авыл бит чаңгычылары белән данлыклы!
Красный бордагы "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр дә тырышканнар. Приют урнашкан территориягә килеп керүгә әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Нарат агачлары арасыннан аю да килгән. Чулман елгасыннан казлар да чыкканнар, еланнар да шуышалар... Менә сиңа могҗиза!
Кичкетаң авыл җирлеге елның-елында сыннар ясау буенча призлы урынга эләгә. Быел да биредә шугалак, тау ясаганнар.
- Яңа ел каникулларында бала-чага шушы мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнады. Кунаклар да бәйрәм көннәрендә һәр кичне бирегә килеп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Гомумән, кышкы каникул вакытында беркем дә өйдә ятмады, - ди Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Яңа ел бизәкләре буенча Тирсә һәм Яңа Бәзәкә авылы җирлекләренә тиңнәр булмагандыр, мөгаен. Тирсәдә 35(!) хуҗалык өй яннарына сыннар ясап куйган, әнә. Хәтта пенсионерлар Тәнзилә Гобәйдуллина, Фаилә Гыйльфанова, Дилисфир Шәйхетдинов, Тәлгать Сабиров, Нәгыймә Әхмәтҗанова хуҗалыклары да читтә калмаганнар. Бәйгедә катнашкан һәр хуҗалыкка Яңа ел тамашасында бүләкләр тапшырганнар.
- Авылдашларның активлыгына үзебез дә сокландык. Авыл урамнарында йөргәндә үзеңне сәламләп калучы сыннарга карап сокланасың. Әнә, Рафил Мифтахов йорты янындагы 2014 ел символы Ат авылдашларны каршы ала. Диңгездән кит та кунакка килгән бирегә. Ә янып торучы факел - Сочида узачак Олимпиада символы. Валентина Шуматова йорты янында чын әкият дөньясы. Ат чанасына утырган Кыш бабай капчыгына бүләкләр тутырган. Ә Аю малае күчтәнәч алган инде. Ул Чыршы тирәсендә дусларын көтә. Мин чын күңелдән авылдашларымның фантазиясенә сокландым һәм аларга рәхмәтемне җиткерәм, - ди Тирсә җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.
Шәһәрдә дә оешма-предприятиеләр, кайбер шәхси хуҗалыклар осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә инде берничә ел Казанская урамындагы "Нәүрүз" ширкәте (агрофирма) офисы беренчелекне үз кулында тота. Әмма Әгерҗедәге башка оешма-учреждениеләргә аларга тиңләшү өчен күп тырышырга кирәк әле. Рәттән урнашкан "Водоканал" ширкәте коллективы да үз территориясен Яңа ел бәйрәменә бик матур бизәгән иде. Тик менә күп кенә эшмәкәрләр Яңа елга бизәлешенә "төкереп" карый башлады. Югыйсә, үзебез яшәгән, эшләгән урамның матурлыгы үзебез өчен дә күңелле бит.
...Кулларыннан могҗиза тудыручы осталар күп бездә. Әмма алар тагын да күбрәк булсын иде. Кемнәр бу бәйгегә катнашырга өлгермәгән, Ат елында алардан да могҗизалар көтәбез.

Җиңүчеләр
"Яңа ел әкиятендә кунакта" номинациясендә "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж" ширкәтләре, район электр челтәре, "Водоканал" ширкәте - I-III урыннарда.
"Кышкы бизәкләр"дә җиңүчеләр 7нче, 9нчы балалар бакчалары, 2нче мәктәп.
"Карлы шәһәрчек" номинациясендә М.Горький урамы 7нче йортта яшәүчеләргә тиңнәр булмады. Ринат Шиабетдинов җитәкчелегендә бу йортта яшәүчеләр җәен дә подъездлар алдын гөлбакчага әйләндерәләр. Ә Яңа елга әлеге йорт алдына куелган чыршылар һәм аларда балкучы утлар һәркемне үзенә дәшеп тора.
"Яңа ел ишегалды" номинациясе җиңүчеләре: Әгерҗедән Восточная урамыннан Садриевлар, Кунгуров урамыннан Маликовлар, Г.Камалдан Савиновлар.
"Кар патшалыгы"нда шәхси эшмәкәрләр Девәтернәдән Илшат Шәрипов - I, Марсель Ситдыйков ("Стройка), Гөлназ Минһаҗева ("Маги") - II, Елена Кочнева ("Фантазия" чәчтарашханәсе) III урыннарда.
"Кар королевасы патшалыгында" номинациясендә Яңа Бәзәкә һәм Тирсә - I, Исәнбай һәм Кичкетаң - II, Көчек, Кадрәк, Девәтернә авыл җирлекләре III урыннарда.
Оештыру комитеты "Кышкы әкият" район бәйгесендә актив катнашканнары өчен Пеләмеш халкына да рәхмәт белдерә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев