Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Караңгылыктан котылабыз

Быел Татарстанда яңа проект - авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Күзгә төртсәң дә күренми Авыл кешесе гомер-гомергә урамнарда яктылык җитмәүдән зарлана. Бигрәк тә, көзен-язын күзгә төртсәң дә күренми торган караңгыда пычрак ерып йөрүләре үзәкләренә үтә инде аларның. Сыер савучылар иртәнге сәгать биштә фермага юл тоталар,...


Быел Татарстанда яңа проект - авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы эшли башлады.

Күзгә төртсәң дә күренми
Авыл кешесе гомер-гомергә урамнарда яктылык җитмәүдән зарлана. Бигрәк тә, көзен-язын күзгә төртсәң дә күренми торган караңгыда пычрак ерып йөрүләре үзәкләренә үтә инде аларның.
Сыер савучылар иртәнге сәгать биштә фермага юл тоталар, авыл фельдшерлары төнлә авыру янына чыгып чабалар. Әмма караңгыда абына-сөртенә барып җиткәнче вакыт шактый уза бит. Урамда исерекләр дә, хуҗасыз этләр дә күп хәзер. Юк, бу бөтен авылларда да шундый хәл дип әйтмим. Әмма күпчелегендә караңгылык хөкем сөрә инде, бигрәк тә кечкенә авылларга игътибар җитми.
- Кайда ничектер, әмма безнең Мукшурда урамнар якты. Өч ел элек баганаларны алыштырганнан соң лампалар куйдылар. Автомат төстә яналар-сүнәләр. Авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов шушы көннәрдә авылыбызга искеләре урынына 33 яктырткыч лампа куячакларын әйткәч сөендек. Бу лампалар бик экономияле диләр бит, бюджет акчасы да янга калыр, - ди Мөнзилә Закирова.
- Авыл урамнарын яктыртуга кагылышлы программа кабул ителүгә, быел ук әлеге проектка Тирсә һәм Мордывый авыллары кертелүгә без бик шат. Ике авылда 187 яңа лампа куелачак. Барлык урамнар да яктыртылачак. Ә янга калган акчаны авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотарбыз, - ди Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.

Эш башланды
Шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә шәһәребезнең К.Маркс, Гагарин, Сәетов урамнарында яктырткычлар куелачак. Ә аларны урнаштыру "ЖилЭнергоСервис" ширкәтенә йөкләнгән. Мастер Габденур Закиров җитәкчелегендә махсус бригада булдырылган, электриклар курсларда осталыкларын арттырганнар. Бу көннәрдә егетләр Әгерҗедә яктырткычлар кую белән мәшгуль. Гагарин, Сәетов урамнарында эшне төгәлләгәннәр. Хәзер К.Маркс урамында эшлиләр.
- Шәһәрдә барлыгы 110 яктырткыч лампа куела һәм без аны шушы көннәрдә төгәлләячәкбез. Аннан авылларда эш башлана. Әлеге светодиод яктырткычлар (ДКУ) Лаеш районында җитештерелгән. Алар бик экономияле. Чагыштыру өчен: ДРЛ лампалар - 250 Ватт, болары 60 Ваттка гына исәпләнгән. Лампалар куела башлагач, төннәрен дә урамнарны тикшерергә чыгабыз. Шунысы сөендерә, әлеге лампаларның яктылыгы элеккеләренә караганда күпкә көчлерәк, - ди "ЖилЭнергоСервис" директоры Илфат Ямалиев.
Аннан соң завод лампаларны өч елга гарантия белән сата, алай-болай янып китсә йә бер хәл килеп чыкса, алыштырып бирәләр. Баганалардан салдырылган лампаларны да әрәм-шәрәм итүгә юл куелмаячак. Алар башка урамнарга, ягъни лампалар җитмәгән урыннарга куела.
- Яктырткычлар да, комплекттагы башка җиһазлар, мәсәлән, щитлар, электрүткәргечләр, автоматлар һәм башкалар тулысынча кайтартылды. Без лампаларны кую эшен май аенда төгәлләячәкбез, - ди ширкәт директоры.
Димәк, шәһәрнең бер өлешендәге һәм дүрт авылда урамнар яктырачак. Әмма халыктан "нигә безнең авылга да лампалар куймыйлар икән" дигән борчулы сорау да ишетелгәли. Кайгырмагыз, бу программа дәвамлы, димәк, алдагы елларда сезнең авылга да яктылык килеп җитәчәгенә өметләнеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев