Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Карагыз әле, авылларга сабантуйга кемнәр килә!

4 июньдә авылларда Сабантуй мәйданнары җыр-моңга, күңелле ярыш-бәйге авазларына күмеләчәк. Ә кайсы мәйданны нинди җырчы кыздырачагын беләсегез киләме? Тирсәгә Илнар Сәйфиев киләчәк. Кырындыга килүчеләрне Руслан Кираметдинов һәм Эльмира Нәгыймова каршы ала. Көчектә Венер Сәлимов һәм аның төркеме чыгыш ясый. Кадыбашка Гөлназ Сираева килә. Тукай районы Күзкәй авылы үзешчәннәре Исәнбайга килергә...

4 июньдә авылларда Сабантуй мәйданнары җыр-моңга, күңелле ярыш-бәйге авазларына күмеләчәк. Ә кайсы мәйданны нинди җырчы кыздырачагын беләсегез киләме?

Тирсәгә Илнар Сәйфиев киләчәк. Кырындыга килүчеләрне Руслан Кираметдинов һәм Эльмира Нәгыймова каршы ала. Көчектә Венер Сәлимов һәм аның төркеме чыгыш ясый. Кадыбашка Гөлназ Сираева килә. Тукай районы Күзкәй авылы үзешчәннәре Исәнбайга килергә әзерләнә. Салагыш Сабан туен Ләйсән Гыйльметдинова һәм аның иҗат төркеме бизәячәк. Калган авылларда да мәйданнарда да җыр-моң тынып тормаячак: үзешчәннәр бу көннәрдә Сабантуйга иң матур чыгышларын әзерләү белән мәшгуль.

Әгерҗедә район Сабан туе - 5 июньдә. Ә менә Азево, Кадрәк, Бима, Иске Чекалда, Күләгәш авылларында быел сабантуйлар булмый. Чөнки 18 июньдә Күләгәштә мариларның республикакүләм "Семык" бәйрәме узачак.

Милли бәйрәмебезне күңелле итеп каршы алырга, имин генә уздырырга язсын, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев