Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каршы ала, озатып кала

1646. "Әгерҗе". "Хәерле юл" дигән сүзләр. Паровоз һәм тепловоз. Әгерҗе гербы... Боларның барысын берьюлы кайда күрергә мөмкин? Әлбәттә, күптән түгел генә Әгерҗедән районга бару уңаенда барлыкка килгән стелада. - Әгерҗе шәһәре чикләре киңәю сәбәпле, стеланы яңа урында төзү көн таләбе иде. Ә менә аның нинди булачагы, нигездә, район башлыгы Валерий...

1646. "Әгерҗе". "Хәерле юл" дигән сүзләр. Паровоз һәм тепловоз. Әгерҗе гербы... Боларның барысын берьюлы кайда күрергә мөмкин? Әлбәттә, күптән түгел генә Әгерҗедән районга бару уңаенда барлыкка килгән стелада.
- Әгерҗе шәһәре чикләре киңәю сәбәпле, стеланы яңа урында төзү көн таләбе иде. Ә менә аның нинди булачагы, нигездә, район башлыгы Валерий Макаров идеясе, - ди стеланы төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Стеланы икенче төрле "шәһәр турындагы мәгълүмат тактасы" дип тә йөртәләр. Шуңа яңа стеладагы һәр сүз артында - тулы бер тарих.
1646 - монысы Әгерҗегә нигез салыну елы. Ул чакта Әгерҗе авыл дип атала, 1938 елда аңа шәһәр статусы бирелә.
Паровоз һәм тепловоз Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуын күрсәтеп тора.
- Стеланы төзүдә райондагы барлык төзелеш оешмаларының, тимерьюлчыларның, бигрәк тә сервис локомотив депосының "ТМХ-Сервис" ширкәте җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Андрей Магановның ярдәме зур булды, - ди Андрей Авдеев.
Сүз уңаеннан: ә менә Әгерҗене яшәтүдә, үстерүдә тимерьюлчыларның роле зур. Чөнки 17 меңгә якын халык яшәүче Әгерҗе халкының дүрттән бер өлеше диярлек нәкъ менә тимер юлда хезмәт куя.
Стеланы бизәүче тагын бер элемент - Әгерҗе туграсы, ягъни гербы. Әлеге гербның туган якларыбызга нигез салучы Әгерҗе исемле җайдакны гәүдәләндерүен һәр райондашыбыз яхшы беләдер.
- Әгерҗегә көн саен диярлек барып йөргәнлектән, стеланың төзелүен мин һәрчак кызыксынып күзәтеп тордым. Анда районыбызга кагылышлы күп кенә тарихи фактлар чагылыш тапкан. Шулай да миңа аеруча ошаганы - паровоз һәм тепловоз. Ул тимер юлның үсештә булын күрсәтеп тора. Шулай булгач, районыбыз да үсәргә, тагын да матураерга тиеш. Тагын бер теләгем: киләчәктә стела куелган урын тирәсендә юлчылар өчен ял итү урыны булдыру. Шул чакта аннан үтеп йөрүчеләр туктап ял итәр, стела янына басып фотога төшәр иде, - ди Иж-Бубыйдан Раиф әфәнде Гәрәев.
- Әгерҗедә күптәннән булганым юк иде. Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасына барганда район үзәгенә керү уңаенда яңа стеланы күреп бик сөендем. Шунда ук күңелемдә фикер дә туды: юлның икенче ягына районыбыз турында язылган шигъри юллар да урнаштырылса, ничек күркәм булыр иде. Безнең Әгерҗе турында бик матур шигырьләр бар бит, - дип, иҗади райондашларыбызның уртак фикерен җиткерде Мордывыйдан аксакал шагыйрь Чыңгыз ага Мусин.
Стеладагы "Хәерле юл" дигән канатлы сүзләр һәркемгә яхшы таныш булса да, аларга да тирән мәгънә салынган. Бу - юлларда имин йөрергә язсын дигән иң изге теләк тә, өйдә һәркемне якыны көтә дигән хакыйкать тә. Ә стела һәркемне балкып каршы алыр, озатып калыр, бары юлларда исән-сау йөрергә язсын!
- Бу - стеланың соңгы варианты түгел, киләчәктә ул тагын да камилләштереләчәк. Әгерҗе авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, стелада башаклар да урын алырга тиеш дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы - ул тагын да матуррак булачак, - ди Валерий Макаров.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев