Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Картлыкка бирешәсе килми

Узган ел гына күченгән яңа фатирының балконына чыга да урамны күзәтергә ярата Саҗидә апа. "Олыгайгач аяклар да бик тыңламый, күзләр дә томанлана, колаклар да ишетми башлый икән. Менә шулай тәрәзә аша гына тирә-якны күзәтеп торам хәзер. Шулай да күңел үзеннән-үзе каядыр ашыга, талпына, һич кенә дә картлыкка бирешәсе килми әле",...

Узган ел гына күченгән яңа фатирының балконына чыга да урамны күзәтергә ярата Саҗидә апа. "Олыгайгач аяклар да бик тыңламый, күзләр дә томанлана, колаклар да ишетми башлый икән. Менә шулай тәрәзә аша гына тирә-якны күзәтеп торам хәзер. Шулай да күңел үзеннән-үзе каядыр ашыга, талпына, һич кенә дә картлыкка бирешәсе килми әле", - ди Комсомольская урамындагы 9нчы яңа йортта яшәүче Саҗидә апа ХӘИРОВА.
Ә аңа һич кенә дә 90 яшьне бирмәссең. Сөбханаллаһ, әле йөрешләре дә бик җиңел, йөзен җыерчыклар да әллә ни "бизәмәгән". Үз көнен үзе күреп, тыныч кына яшәп ята ул. Узган ел сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән фатиры бик уңайлы, һәркайда - чисталык-пөхтәлек. Тәрәзә төпләрен матур гөлләр бизи. "Шуларга карап юанам. Үз йортым белән яшәгәндә гөлләрем матур үсәләр иде. Ә фатирның һавасы икенче ахры, гөлләрем үсеп китә алмый җәфаланалар, мескенкәйләр", - дип Саҗидә апа аларның һәрберсен сыйпап уза.
Әлеге йорт ветераннарга бирелсә дә, күп фатирларда аларның оныклары яки вакытлыча фатирга керүчеләр яши. "Төннәр буе подъезд төбендә яшьләр күңел ача, шау-гөр киләләр. Әнә шулай йокы качкан вакытлар да аз булмый, бераз куркыта да инде", - ди әби. Ярый әле, күршесендә үзе кебек тол хатын Нәсимә апа Бандюрова яши. Алар бер-берсенә кунакка керешәләр, үткәннәрне искә алып чөкердәшеп чәй эчәләр. "Күршемдә Нәсимә яшәгәнгә бик сөенәм, балалар бик еш кайта алмыйлар бит. Ә күңелне юатырга якын күршең булу - үзе бер бәхет ул", - ди Саҗидә апа.
...90 яшьлек юбилеен ул зур дулкынлану белән каршы алган ул. Чөнки юбиляр бу көнне фатирында зур кунаклар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров Россия Президенты В.Путинның тәбрикләү открыткасын тапшырырга һәм үзенең дә котлауларын җиткерергә килде. "Сезгә чын күңелемнән гомер көзегезнең сәламәт, бәхетле узуын телим", - диде ул бүләкләрен биргәндә. Аннан юбиляр белән чәй өстәле артында җанлы әңгәмә кордылар, үткәннәргә кайтып килделәр.
Ә үткәннәргә әйләнеп карасаң... Әти-әни тәрбиясендә үскән 4 баланың иң өлкәне була Саҗидә. Әле хәзер дә Әгерҗедә энесе Зөфәр, Ижауда сеңлесе Саимә исән-сау гомер кичерәләр. "Безгә әти сүзе һәрчак закон булды. Кырыс кеше иде, мәрхүм. Хәтта мәктәп тәмамлагач, Ленин клубына танцыга йөргәндә дә әткәй "сәгать 9га кайтып җитәсең" дип чыгара иде. Кайтмый кара ул әйткән вакытка?!" - дип искә ала яшьлек елларын Саҗидә апа. Ә клубта ул насыйп ярын очрата. Яңа гына армиядән кайткан Фәтхулланы кыз бер күрүдә ошата. Яшь пар бер-ике ай очрашып йөргәннән соң кавышып та куя. Әмма каһәр төшкән сугыш кына аларны 3 елга аера. "Ул вакытта кызыбыз Әлфия туган иде инде. Кулда - яшь бала. Ир - фронтта. Әткәйне хезмәт фронтына җибәрделәр. Әнкәй белән алмаш-тилмәш эшкә йөрдек. Өйдә бит әле кечкенә энекәшләр дә бар иде", - ди Саҗидә апа. Чергән бәрәңге, балтырган, кычыткан - барысын да ашаганнар. "Сугыш вакытында витамин күп ашаганбыздыр инде. Озак яшәүнең сере, бәлки, шундадыр", - ди Саҗидә апа, көлемсерәп. Ә бик ачка интеккәндә ул әнисенең сандыктагы чүпрәк-чапракларын онга алыштырырга авылларга чыга. "Бер стакан он алып кайткан көнне өйдә бәйрәм була. Аны бер казан суга салып пешерәбез дә, эч күбенгәнче чөмерәбез. Ә тамак барыбер туймый иде", - дип искә ала Саҗидә апа.
Шулай да яшь хатын, ике яшьлек баласын әнисенә калдырып, Казанга - бухгалтерлар әзерли торган курсларга укырга барырга җөрьәт итә. Сугыштан исән-сау кайткан ире Фәтхулла белән алар Казанда яши башлыйлар, колониядә эшлиләр. Әмма 1951 елны алар кире Әгерҗегә кайталар. Димитров урамында йорт салалар. Шуннан соңгы гомерләре Әгерҗе белән бәйле Хәировларның. Көнкүреш комбинатында тегүче, аннан күп еллар тимер юл узелы хастаханәсендә буфетчы булып эшләгән Саҗидә апа шуннан лаеклы ялга китә. 4 балага гомер бүләк итсә дә, икесе бик яшьли бакыйлыкка күчә шул. Альберт 8 яшендә суга батып үлә, ә Өлфәте 51 яшендә вафат була. Шөкер, олыгайган көнендә Ижауда яшәүче кызы Әлфия бик еш кайтып йөри. Елга бер генә күрешсәләр дә, Нижневартовскидагы улы Адлер да телефон аша хәлен белеп тора. "Алар үзләре дә әби-бабай инде, икесе дә - лаеклы ялда. Оныкчыкларым да бар инде минем", - ди Саҗидә апа сөенеп. Энесе Зөфәр абый да апасының хәл-әхвәлен белешеп, ярдәм итеп тора.
Әнә шулай, 90 яшендә дә бик матур яшәп ята Саҗидә апа. Ә бу фатирын ул иренең истәлеге дип саный. "Гомер көзләрен парлап уздырырга язмаса да, шушы фатирымда бөтен нәрсә аны хәтерләткән кебек", - дип Фәтхулласы белән узган гомер юлын күз алдыннан үткәрә ул...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев