Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кат-кат барып йөрмәссез

Әгерҗедә яшәүче инвалид ханым инвалидлык группасын озайту өчен хәзер ике тапкыр Алабугага комиссиягә баруның никадәр авыр булуы, ике тапкыр такси яллап баруның инвалид кесәсенә 4 мең сумга төшүе турында зарланып хат язган иде. Әлеге проблема башка инвалидларны да борчыйдыр. "Бу процедураны инвалид өчен бераз уңайлырак итеп булмыймы соң?" дип сорый...

Әгерҗедә яшәүче инвалид ханым инвалидлык группасын озайту өчен хәзер ике тапкыр Алабугага комиссиягә баруның никадәр авыр булуы, ике тапкыр такси яллап баруның инвалид кесәсенә 4 мең сумга төшүе турында зарланып хат язган иде.
Әлеге проблема башка инвалидларны да борчыйдыр. "Бу процедураны инвалид өчен бераз уңайлырак итеп булмыймы соң?" дип сорый даими газета укучыбыз. Инвалидларны кызыксындырган сорауга үзәк хастаханәнең табиб комиссиясе рәисе Альфред ВӘЛИЕВ җавап бирә:
- Әйе, инвалидларга медик-социаль бюрога ике тапкыр барырга туры килде. Бу РФ сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова боерыгы нигезендә шулай эшләнде. Беренче баруда пациент үз куллары белән гариза язды, аннан аның бөтен документларын тикшерделәр һәм шуннан соң гына теркәп, икенче тапкыр кабул итү көнен, вакытын билгеләп чакыру кәгазе бирәләр иде. Документларны почтааша җибәрү мөмкинлеге булса да, пациентлар югалудан куркыпмы, барып, үз куллары белән тапшыруны хуп күрәләр иде.
Май урталарыннан райондашларыбыз өчен бу процедура гадирәк һәм уңайлырак булачак. Алабугадагы медицина-социаль бюросы, хәзерге кебек дүрт район түгел, ике район пациентларына гына хезмәт күрсәтәчәк. Әгерҗе районыннан килүчеләрне, мөгаен, сишәмбе көнне кабул итәчәкләр. Моннан соң Алабугага ике тапкыр барырга туры килмәячәк. Әмма моның өчен бөтен документларыгыз үзегез белән һәм алар тәртиптә булырга тиеш. Ә бюрога барганчы барлык пациентларның да документлары минем аша уза һәм кул куйганчы аларны кат-кат тикшерәм. Ә сезгә бу документларның барысын да алып барырга онытмаска гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев