Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайберәүләрне тагын санаячаклар

Рәсәйдә агымдагы елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәрелә. Әмма монысы кечерәк масштабта була. "Бу - 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек",- диләр белгечләр. Әлеге мөһим кампания турында газета укучыларыбызга район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия ТИМКИНА сөйли. - Татарстанда быелгы халык санын алуда нибары 55...

Рәсәйдә агымдагы елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәрелә. Әмма монысы кечерәк масштабта була. "Бу - 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек",- диләр белгечләр.
 
Әлеге мөһим кампания турында газета укучыларыбызга район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия ТИМКИНА сөйли.
- Татарстанда быелгы халык санын алуда нибары 55 мең кеше генә катнаша. Бу - барлык республика халкының 104 проценты дигән сүз. Татарстанда әлеге эшкә барлыгы 139 сан алучы тартылачак. Алар алдан билгеләнгән торак бинада яшәүчеләрдән сораштыру үткәрәләр һәм электрон битләргә тутыралар. Халыкка нинди сораулар биреләчәк соң диярсез. Гадәттәгечә, кешенең җенесе, яше, гаилә хәле, белеме, йорт хуҗалыгы составы, кереме, икътисади активлыгы, нинди телләр белүе турындагы сораулар белән беррәттән, халыкның киләчәккә репродуктив планы һәм аны тормышка ашыру өчен шартлары, нинди авырулары барлыгы, көндәлек яшәеш өчен нинди ярдәм кирәклеге турында да сораштырачаклар. Шулай ук йорттагы кешеләрнең озак вакытка ни сәбәпле читкә китүләре турында да мәгълүмат кирәк булачак.
Дәүләт статистика органнары гражданнарның шәхси мәгълүматларын сер итеп саклауны гарантияли.
БЕЛЕШМӘ:
1-31 октябрьдә узачак халык санын алу (микроперепись) кампаниясендә Әгерҗе районында шәһәребездәге 339 хуҗалык һәм Үтәгән авылы шәхси хуҗалыклары гына катнаша.
Әлеге эшне Үтәгәндә - бер, Әгерҗедә ике сан алучы һәм бер инструктор башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев