Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайда сез, окоп казучы әгерҗелеләр?

Сугыш тәмамланганга 70 елдан артык вакыт узса да, фашистларны җиңүгә тылда зур өлеш керткән күпләр әле һаман пәрдә артында калып килде. Ниһаять, әкренләп аларны да барлый башладылар. 1941-42 елларның иң салкын кышында, температура иллегә кадәр төшкән айларда Казан тирәсендә окоп казыган, саклану корылмаларын төзегән татарстанлыларны эзлиләр. Әгерҗе районыннан да "Казан...

Сугыш тәмамланганга 70 елдан артык вакыт узса да, фашистларны җиңүгә тылда зур өлеш керткән күпләр әле һаман пәрдә артында калып килде. Ниһаять, әкренләп аларны да барлый башладылар. 1941-42 елларның иң салкын кышында, температура иллегә кадәр төшкән айларда Казан тирәсендә окоп казыган, саклану корылмаларын төзегән татарстанлыларны эзлиләр. Әгерҗе районыннан да "Казан каймасы"н ("Казанский обвод") төзүдә туксанлап якташыбыз катнашкан.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Сугыш башлануның беренче айларында ук СССР Хөкүмәте карары белән Казан беренче дәрәҗәдәге секретный шәһәр була. Бирегә СССР Саклык банкының үзәк байлыкларын, эре оборона предприятиеләрен, "атом бомбасы атасы" Игорь Курчатов җитәкләгән югары секретный "Уран" лабораториясен күчерәләр. Ә Казан дары заводы фронтны сугыш кораллары белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие була. Татарстанның менә шундый башкаласын саклау чараларын аеруча көчәйтәләр. Дошман самолетларының игътибарын юнәтмәс өчен йорт тәрәзәләрен кара кәгазь белән каплаталар. Урамнарда төннәрен дә милиция патруле йөри. 1941 елның көзендә Казанны һәм якын-тирә районнарны фашист гаскәрләреннән саклау өчен ярымбоҗра рәвешендә уратып алган гигант корылмалар төзи башлыйлар. Аны "Казан каймасы" дип атыйлар. Фашист һөҗүм итә калса, бу корылмалар Казанны, һичшиксез, сакларга тиеш була.

Ул елны көз бик иртә килә. Тәүлек буе пыскып торган салкын яңгыр астында да эш туктап тормый биредә. Ә аннан соң декабрь-январь суыклары, температура 40-50 градуска кадәр төшә. Хәтта чыпчыклар очып бара торган җиреннән туңып үлә торган зәмһәрир салкыннар була ул елны. Туң 1,5 метр тирәнлеккә кадәр төшә. Менә шундый шартларда Татарстан халкы бик кыска гына вакыт эчендә Казан, Яшел Үзәнне танклар һөҗүменнән саклап калу өчен 331 километр (!) озынлыкта гигант корылма төзи.

"КАЗАН КАЙМАСЫ"Н ИЛ БЕЛӘН ТӨЗИЛӘР

Бу төзелешкә Татарстанның 34 районыннан, шул исәптән Әгерҗе районыннан да эшчеләр җибәрелгән. Райондашларыбызның күбесе Апас районы тирәсендә эшләгән. Окоп казучыларның, урманда агач кисеп, аларны ат белән төзелешкә алып килүчеләрнең 80 проценты хатын-кызлар, өлкән сыйныф укучылары, студентлар була. Хәтта йөкле хатыннарны да шундый авыр эшкә җибәрәләр. Окоп эчендә бәбиләгән хатыннар да була. Районнардан бу эшкә ун көнгә генә дип алсалар да, окоп казуда икешәр-өчәр ай эшләгәннәр. Җиңел кием белән килгән эшчеләр арасында кул-аякларын өшетүчеләр, каты авырып егылучылар, йогышлы чир белән авыручылар да, бетләүчеләр дә көннән-көн арта. Хәтта бер сынык икмәксез эшләгән көннәре була. Окоп казырга барудан баш тартучыларны йә качып китүчеләрне шунда ук хөкемгә тарталар. Күз алдына китерегез әле, 40-50 градус салкында таңнан кичкә кадәр ярымач хәлдә кулга лом, көрәк, кувалда тотып каткан җирне чабуны... Ничек кенә авыр булса да, 1941нең октябрендә бөтен Татарстан белән төзи башлаган "Казан каймасы"н 4,5 ай эчендә тәмамлап, 1942 елның 11 февралендә комиссиягә тапшыралар.

Архив мәгълүматларына караганда, Әгерҗе районыннан "Казан каймасы" төзелешендә туксанга якын кеше катнашкан. Әмма Әгерҗе архивында безгә аларның утызы гына билгеле диделәр. Безнең бурыч - 1941-42 елларда әлеге төзелешкә эшкә җибәрелгән райондашларны барлап, киләчәк буыннар өчен аларның истәлекләрен язып алып калу. Араларында мәрхүмнәр дә бардыр инде. Балалары, туганнары аларның да исемнәрен редакциягә хәбәр итсен иде. Безнең телефоннар: 22962, 22861.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

БЕЛЕШМӘ:

"Казан каймасы" төзелешендә 280 мең кеше эшли.

1941 елның 15 декабрендә генә дә 107 мең кешенең эшләве теркәлгән.

Төзелешкә колхозлардан 5015 ат, 93 трактор, 71 машина җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев