Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайдан килә мондый вәхшилек

Узган дүшәмбедә унынчы сыйныфтагы Мәскәү укучысының туган мәктәбендә үз укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе, берсен каты яралавы һәм сыйныфташларын тоткынлыкка алуы турындагы җанөшеткеч хәбәр беркемне дә битараф калдырмагандыр. Мәктәптә гел яхшы яктан гына билгеле булган, бишлегә генә укыган. тәртипле гаиләдә тәрбияләнүче бу яшүсмерне кулына корал алып кеше тормышын өзәргә...

Узган дүшәмбедә унынчы сыйныфтагы Мәскәү укучысының туган мәктәбендә үз укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе, берсен каты яралавы һәм сыйныфташларын тоткынлыкка алуы турындагы җанөшеткеч хәбәр беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Мәктәптә гел яхшы яктан гына билгеле булган, бишлегә генә укыган. тәртипле гаиләдә тәрбияләнүче бу яшүсмерне кулына корал алып кеше тормышын өзәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Бу катлаулы сорауга хәзер социаль хезмәтләр, психологлар, полиция бергәләп җавап эзли. Ләкин нинди генә сәбәп табылса да беркемнең дә кеше гомерен өзәргә хокукы юк! Әлеге фаҗига турында газета укучыларыбыз ни уйлый?

Гәрәев Финарис - полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы: "Әле сез шалтыратыр алдыннан гына хезмәттәшләрем белән шул темага фикер алышкан идек. Бу, иң беренче чиратта, ата-анасының һәм педагогларның яшүсмерне ялгызын калдыру нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ул яхшы укыган, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәп тә тормаган. Әмма, ни сәбәпледер, сыйныфташлары белән аралашмаган, үз эченә йомылып йөргән, якын дусты булмаган. Моны әти-әнисе дә, укытучылар күргәндер, сизгәндер бит. Мәктәп психологы да моңа күз йомган, күрәсең. Кыскасы, аның мондый халәтенә игътибар итүче булмаган. Яшүсмернең башында, уенда нәрсә булганын беркем белми. Бигрәк тә бу яшьтә яшүсмерләрне мондый ялгызлыкта калдырырга ярамый".

Стрелова Галина- мәгариф ветераны: "Мин бу фаҗигане шунда ук компьютер уеннары һәм телевизор экраннарындагы боевиклар белән бәйләдем. Ләкин соңыннан Интернетта бу яшүсмернең мондый уеннар белән мавыкмавы турында яздылар. Ул чагында мондый вәхшилеккә нәрсә этәргә аны? Минемчә,төп гаеп гаиләдәдер,мөгаен. Дөрес, бер әти-әни дә баласы кеше үтерсен дип тәрбияләми. Ләкин бу очракта алар улларына" син отличник, медалист булырга тиеш" дип тәкърарлаганнардыр дип уйлыйм. Яшүсмернең бөтен максаты шуңа юнәлгән, укытучысы дүртле куйгач, кулына корал алып, аның гомерен өзгән баланың психикасы нормаль булмый инде. Аның шундый йомыкый булуын сыйныф җитәкчесе дә сизәргә тиеш иде бит. Әмма укытучылар еш кына яхшы укыган баланың шәхси тормышы, уйлары белән кызыксынмыйлар. Аның ялгыз булуына, сыйныфташлары белән аралашмавына игътибар бирмиләр. Бу яшүсмернең күзләре үк ялгыз булуы турында сөйли бит, югыйсә. Мин аңа дүртле куйган укытучыны һич тә гаепләмим. Тик үз укучысы кулыннан яшь гомере өзелүе генә бик кызганыч Ул аңа белеме өчен дөрес билге куйган. Кайбер укытучылар, отличник дип укучыны яклап, аңа гел бишле генә куеп бик ялгышалар. Бу баланы бик нык боза. Укучы нинди белемгә ия, шуңа лаек билге алырга тиеш".

Хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт - районның имам-мөхтәсибе: " Иң әүвәл, коралын саклый белмәгән әтисе гаепле. Улы ничек өеннән корал алып чыгып китә алган? Корал бит бикле урында сакланырга тиеш. Яшүсмернең ике кешене атып үтерүе һәм ун ел бергә укыган сыйныфташларын коллыкка алуында телевидениедәге боевикларның да роле булмый калмагандыр. Аларның күбесе кеше үтерергә турыдан-туры өйрәтә бит. Ә яшүсмерләр бик еш кына мондый фильмнарны төннәр буе карап утыралар һәм ул аның психикасына бер дә яхшы тәэсир ясамый. Шуңа күрә мин ата-аналарны балага кече яшьтән үк рухи, дини тәрбия бирүгә зур игътибар бирергә чакырам. Мәчетләргә балагыз белән ешрак килегез. Дин сабагы алу, муллаларыбызның вәгазьләрен тыңлау баланың укуына һич тә комачауламый, киресенчә, аның күңелен пакълый гына. Мәчеткә йөргән бала һич тә мондый юлга басмас. Йә, Ходаем, мондый фаҗигаләрдән сакла, балаларыбызга иман-тәуфыйк бир!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев