Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайсы мәктәпне сайларга?

Быел районда 332 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый, шуның 191е - шәһәр мәктәпләрен. 10 сыйныфка калыргамы-юкмы, әллә көллият-техникумнарга китәргәме? Калган очракта кайсы мәктәпне сайларга? Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен узган җыелышта сүз нәкъ менә шул турыда барды. 9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын тапшырырга вакыт күп калмый. Әле шунысы да...

Быел районда 332 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый, шуның 191е - шәһәр мәктәпләрен. 10 сыйныфка калыргамы-юкмы, әллә көллият-техникумнарга китәргәме? Калган очракта кайсы мәктәпне сайларга? Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен узган җыелышта сүз нәкъ менә шул турыда барды.

9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын тапшырырга вакыт күп калмый. Әле шунысы да бар, быел тугызынчылар да сынау биремнәрен видеокамералар урнаштырылган кабинетларда язачак. Белгечләр укучыларга куркырга, каушап калырга кирәкми, диләр. Әгәр укучы ел дәвамында тырышып укыган икән, имтиханны бернинди авырлыксыз тапшыра алачак.

Ә менә быел исә 10 сыйныфка баручылар алдына профильле юнәлеш сайлау бурычы куелачак. Бу турыда мәктәп директорлары үзләре сөйләде.

1нче гимназиядә югары сыйныфларда социаль-мәгълүмати профиль юнәлешендә белем алу мөмкинлеге бар. Профиль фәннәр булып информатика һәм җәмгыять белеме санала.

- Компьютер программаларын үзләштерү, проектлар эшләү егет-кызларга яңа һөнәр сайлау мөмкинлеге тудыра, - ди директор Раушания Әзиятуллина.

2нче мәктәп оборона-спорт профиле юнәлешендә эш алып бара. Кадет сыйныфлары - мәктәпнең бренды, кызлар футбол командасы - районда бердәнбер. Бу мәктәп укучылары - район һәм республика бәйгеләре җиңүчеләре.

- Баланы төрле яклап үстерергә кирәк. Шуңа күрә без мәктәптә түләүле белем бирү хезмәтләрен дә кертеп җибәрдек. Укучылар 10 сыйныфка диагностик тест һәм психологик әңгәмә узып киләләр. Аларның үзенчәлекләрен искә алып, сыйныф җитәкчесе билгеләнә һәм ул "шәхси маршрут" буенча эш алып бара, - ди Рөстәм Гобәйдуллин.

3нче мәктәптә социаль-икътисадый юнәлеш буенча эшләргә мәгълүмати ресурслар да, әдәбият та җитәрлек. Биредә урнашкан Таҗи Гыйззәт музее да - эзләнү эшләре алып барырга укучыларга зур ярдәм.

- Без дә укучылар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз, - диде Альбина Кәримова.

Ә менә 4нче мәктәп директоры Надежда Тимирашева мәктәпнең 2008 елдан бирле социаль-гуманитар юнәлештә эшләвен әйтте. Биредә рус теле, җәмәгать белеме, хокук һәм экономика тирәннән үзләштерелә. Мәктәп тәмамлаучыларның 70 проценты профильгә бәйле һөнәрне сайлый икән.

Ә хәзергә егет-кызлар алдында, иң беренче чиратта, имтиханнарны уңышлы тапшыру тора. Аның нәтиҗәләре буенча гына алда ни булачагын фаразлап булыр. Шуңа күрә бөтен көчне төп дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә бирергә кирәк. Ә бу эштә ата-аналар да балаларының төп терәге булырга тиеш.

Любовь МИХАЙЛОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев