Каз өмәсе гөрли авылларда
Бу ялларда авылларда каз өмәләре гөрләде. Кадыбаш авылында Фәрит-Фәридә КАЮМОВЛАР да 30 баш каз үстергәннәр. Борынгыдан килгән йоланы яңартып алар өмәне Мәдәният йортында уздырдылар. Авыл апайлары иртәнге сәгатьләрдә үк клубка җыелдылар. Мичтә пешкән белен белән чәй эчкәннән соң эшкә керештеләр. Әнә, Мәрзия, Зәкия, Мөкатдисә, Фаягөл, Газилә апаларның кулларына күз иярми....
Бу ялларда авылларда каз өмәләре гөрләде.
Кадыбаш авылында Фәрит-Фәридә КАЮМОВЛАР да 30 баш каз үстергәннәр. Борынгыдан килгән йоланы яңартып алар өмәне Мәдәният йортында уздырдылар. Авыл апайлары иртәнге сәгатьләрдә үк клубка җыелдылар. Мичтә пешкән белен белән чәй эчкәннән соң эшкә керештеләр. Әнә, Мәрзия, Зәкия, Мөкатдисә, Фаягөл, Газилә апаларның кулларына күз иярми. Күз ачып йомганчы 2-3 казны йолкыдылар алар. Ә яшь кызлар бу арада канат "суйдылар", башларын чистарттылар. Күмәкләшеп җырлау эшкә дәрт өстәде, 70 яшьлек әбиләр хәтта биеп тә алдылар. Аннан бизәкле көянтәләргә асып казларны елгага юарга алып төштеләр.
Эшләр тәмамланганнан соң аш-бәлеш ашап, чәй эчеп өйләренә таралыштылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 20:00Руслан Нургалиев 7 кешене үлемнән коткарган Мин үземне геройга санамыйм, ди4400
-
6 март 2021 - 15:39Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга? Иң мөһиме — күп итеп су эчү һәм ач тормау5400
-
6 март 2021 - 15:29Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак Аны Мәскәүдә яшәүче җырчы Динара Рәхимова яза5600
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
6 март 2021 - 18:00Колледжда бадминтон буенча ярышларда спорт ветераны Рудольф Аүхәдиев катнаштыҖиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды4200
-
6 март 2021 - 13:00Гөлфия Булатова әйләнә-тирәдәгеләргә якты нур өләшеп яшәве белән кешеләргә үрнәк булып тора37 ел буе һөнәрен яратып башкара6800
-
6 март 2021 - 20:30Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301500
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган66500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.65800
-
5 март 2021 - 20:00Электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган (ВИДЕО) Авария сәбәпләре ачыклана35600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика