Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каз өмәсе гөрли авылларда

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда әлеге йорт кошларын тотучы бик күп хуҗалыкларда чын бәйрәм булды. Туган-тумача, күрше-күләнне җыеп рәхәтләнеп өмә үткәрделәр алар. Без бәләкәй чакларда каз өмәсе бик матур, элеккедән калган йолаларны саклап үтә торган иде. Ир-атлар казларны...

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда әлеге йорт кошларын тотучы бик күп хуҗалыкларда чын бәйрәм булды. Туган-тумача, күрше-күләнне җыеп рәхәтләнеп өмә үткәрделәр алар.
Без бәләкәй чакларда каз өмәсе бик матур, элеккедән калган йолаларны саклап үтә торган иде. Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар, түгәрәккә тезелеп утырып, җырлый-җырлый каз йолкыйлар, "Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була..." дип җыр сузалар иде.
Аннан казның эчен алу, пешекләү эшләре башкарыла. Ул арада кечкенә кызлар канат сыдыралар. Ә иң күңеллесе - елгага яки чишмәгә барып, казларны юу мизгеле. Кызлар, көянтәләргә казларны асып, елга буена китәләр. Алдан дәртле көй уйнап гармунчы бара. Казларны елгада чиста итеп югач, шунда уен-биюләр башлана. Эш беткәч, каз итеннән пешкән бәлеш, каз мае белән майланган коймак белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчәләр иде.
"Хәзер дә әлеге өмә элеккедән әллә ни аерылмый. Бары елгага төшү гадәте генә онытылды. Ә калганнары барысы да үтәлә бездә. Ел саен 20-30 каз асрыйбыз. Аларны ашату минем өстә булса, бәбкәләрне саклау, елгага төшерү, алып кайту - малайларыбызга йөкләнгән. Әле менә якшәмбе көн, һәр елдагыча, бик матур өмә уздырдык. Күрше апалар, туганнар җыелышып 20 каз суйдык. Иртүк торып, аш-бәлеш пешердем. Гөрләшә-гөрләшә бик күңелле итеп башкардык бу эшне", - ди Исәнбайдан Әлфия Ягъфәрова.
Казларның берничәсен үзләренә калдыралар, артыгын саталар, күчтәнәчкә дә өләшәләр икән алар. "Бер елны каз саткан акчага олы улыбызга кәрәзле телефон алдык. Быел уртанчысы Гадел күбрәк карады аларны. Аңа үзе теләгән берәр әйбер алырбыз инде", - ди ул.
Шушы ук авылда Әюп Хәкимовлар хуҗалыгында 80 баш каз үскән. "Безнекеләр чын елга казлары булдылар. Яныбызда гына елга булгач җәй буе рәхәтләнделәр кошлар шунда. Казларның күбесен сатарга җыенабыз. Икенче елга олы кыз мәктәп бетерә. Аны укырга кертергә "мая" туплый башларга кирәк", - ди ул.
Иске Эсләк авылында яшәүче Резидә-Рафаэль Сибгатуллинар да быел 80 каз үстергәннәр. Үзләреннән артканын сатып табыш та эшләгәннәр. Шушы ук авылдан Гөлнара-Илгиз Шакировлар җәй башында "Йорт кошлары" ширкәтеннән 50х50 программасы буенча 150 баш каз сатып алганнар. "Балалар мәш килделәр шул казларны үстереп. Аларга җәйге каникулда бер шөгыль булды. Иртәле-кичле өчәр чиләк кычыткан җыеп, ваклап бирделәр. Аннан һәр көнне елгага кудылар, алып кайттылар", - ди йорт хуҗасы Илгиз абый. 4 ай узганнан соң 75 баш казны яңадан тапшырырга кирәк булса да, ширкәт җитәкчесе Тәлгать Муллануров белән киңәшләшеп, аларны яңадан үзләрендә калдырганнар. Казларны тере килеш тә, суеп та саталар икән.
Сәхрә авылында Фәния апа Мөхәммәтшина да ел саен күршеләре, туганнары, дуслары белән өмә үткәрә (рәсемдә). Ә кышларын кич утырганда каз канатын сыдыралар алар.
Барҗы-Умганың уңган хатыннары Зәмфирә Моратова, Әлфия Гатина, Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина да каз асрарга бик яраталар. "Авыл янындагы елгада җәй буена рәхәтләнәләр казларыбыз. Көзгә таба гына бераз кыенрак. Казлар судан чыкмыйлар, алып кайтуы авырлаша", - ди Зәмфирә апа. Алар быел 50 баш каз үстергәннәр. Күршеләре, туганнары белән унар-унар каз суялар икән. "Бәләкәй вакытта комбиазык бирсәк, аннан бодай, бәрәңге пешереп ашаткач авырлыклары да әйбәт кенә булды. ", - дип, каз үстерү серләре белән уртаклашты ул.
Әнә шулай, авылларда каз өмәләре гөрли бу көннәрдә. Йортта олысы-кечесе эш белән мәшгуль. Әмма шунысы гына күңелсез: киләсе язга кадәр авылларда казларның каңгылдашкан тавышлары гына тынып калды...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев