Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Каз өмәсе гөрли авылларда

    Авыл Мәдәният йортында эшләүче Фәридә Каюмова һәм Люция Ситдыйкова: "Каз өмәсе үткәрәбез, сез дә килегез" дигәч, борынгыдан калган йоланы хәзер ничек уздыралар икән дип Кадыбашка юл тоттык. Моңа кадәр дә бу мәдәният хезмәткәрләре календарьдагы бәйрәмнәрдән тыш, "Чәй", "Чәк-чәк" кичәләре уздырып авылдашларын шатландырганнар иде. Бу юлы менә авыл апаларын җыеп өмә...

    Авыл Мәдәният йортында эшләүче Фәридә Каюмова һәм Люция Ситдыйкова: "Каз өмәсе үткәрәбез, сез дә килегез" дигәч, борынгыдан калган йоланы хәзер ничек уздыралар икән дип Кадыбашка юл тоттык.
    Моңа кадәр дә бу мәдәният хезмәткәрләре календарьдагы бәйрәмнәрдән тыш, "Чәй", "Чәк-чәк" кичәләре уздырып авылдашларын шатландырганнар иде. Бу юлы менә авыл апаларын җыеп өмә уздырырга булганнар.
    Казларны малайлар үстерде
    Моннан 16 ел элек гаилә корып җибәрәләр Фәридә һәм Фәрит КАЮМОВлар. Йорт төзеп башка чыкканда ике яктан да әти-әниләре йорт казлары бирәләр. Шуннан бирле бу хуҗалыкта әлеге йорт кошларын асрыйлар. Дөрес, соңгы елларда иртә яздан ук каз бәбкәләрен сатып ала башлаганнар. Менә быел да 30 бәбкә алганнар, бөтенесе дә исән-сау үскән.
    - Казларны улларыбыз үстерделәр. Аларга ашау пешерү олы улыбыз Булат җилкәсендә булды. Марат елгага төшереп, алып кайтучы, ә кечкенәсе 5 яшьлек Шамил - абыйларының олы ярдәмчесе. Әтиләре белән миңа әллә ни хезмәт тимәде дисәм дә була. Малайлар яхшы караганга казлар югалмады да, үлмәде дә, - ди Фәридә.
    Иңнәрендә - көянтә,
    Көянтәдә - казлары

    Инде менә йорт кошларын суяр вакыт та җитте. Гадәттә, казларны беренче кар яугач суялар. Ә быел көннәр салкынайтып җибәрсә дә, кар яумады. Кар көтә-көтә тәмам гаҗиз булган халык узган ялларда казларын суя башлады. Әнә, Кадыбашта да кыр казлары кебек тезелешеп апалар өмәгә киләләр.
    - Өмәдән ничек читтә каласың? Сөенеп киләм. Кордашлар белән рәхәтләнеп гөрләшә-гөрләшә эшләү - үзе бәхет. Картайгач аралашу да кирәк, яшьтәшләр белән еш күрешеп булмый бит, - ди Мәрзия апа Закирова. Сүз уңаеннан: Мәрзия апа белән Локман абый өлкән яшьтә булсалар да каз, үрдәк тоталар. "Чираттагы каз өмәсе бездә булачак", - ди Мәрзия апа.
    Фаягөл, Газилә, Рәмзия, Сәрия, Гөлзирә апалар бүген өмәгә киләсе булгач, тагын да иртәрәк торганнар.
    - Элек тә каз өмәләренә бик яратып йөри идек. Бик күңелле вакытлар булган ул. Ул көнне каз мае белән майланган коймак, эш бетүгә каз итеннән пешергән бәлешнең тәмлелеген белсәгез иде сез... Әле шуларны искә төшерү-төшерә өмәгә киләм, - дип хатирәләр белән уртаклашты юл уңаенда Фаягөл апа Әхмәтшина да.
    Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Фәридәнең каенанасы Зәкия апа кордашларын нәкъ элеккечә мичтә кабарып пешкән төплекәй белән каршы алды.
    - Килен "каз өмәсе уздырабыз, әни, булыша алмассыңмы" дигәч, ничек каршы киләсең инде?! Бер атна әзерләндем, борчылудан төн йокыларым качты. Мул итеп табын әзерләдек, эш беткәч рәхәтләнеп сыйланачакбыз, - диде Зәкия апа.
    Ике Фәрит - йорт хуҗасы һәм туганнары казларны суеп торалар, Булат апаларга ташый. Ә тезелешеп утырган апаларның җырлый-җырлый каз йолкуына күз дә иярми:
    Каз канаты кат-кат була,
    Ир канаты ат була..
    .
    - Иң авыр эш минеке, - ди Алсу Сибатова шаяртып. - Мин - "горячий" цехта. Казларны үтүкләп торам. Ә үтүкләгәч мамык бик яхшы йолкына.
    - Казларын күтәреп тә булмый. Берсе-берсе 5 кило бардыр, - дип сүзгә кушыла Касай авылыннан өмәгә килгән Гөлназ Шәрәфиева. Ул алдагы көнне дә Зәмфирә Маликова хуҗалыгында каз өмәсендә катнашкан булган.
    Фәридәнең ике сеңлесе Алсу белән Гөлназ да, милли киемнәрдәге укучы кызлар Фәнзилә, Альбина, Гөлназ да апалардан калышмыйлар. Әнә, олы-олы казларны ничек оста йолкыйлар.
    - Үзебез дә каз асрыйбыз. Мин - хуҗалыкта әнинең ярдәмчесе. Бу эшнең серләренә дә ул өйрәтте, - ди 6 сыйныфта укучы Фәнзилә Әбделманова.
    Иң оста каз йолкучы кем дип беләсез? 77 яшьлек Фәния, 75 яшьлек Зәкия, 70не узган Газилә апаларга тиңнәр юк. Аларның кулларына күз иярми. Өлкән яшьтә дә яшь чактагы кебек әнә ничек җитез эшләп була икән. Фәридәнең әнисе Асия апа да һәр эшкә өлгерергә тырыша. Әле каз йолкый, әле пешекләп алып керә, эчен-башын тазарта. Ул арада авыл "әртисте" Гөлнара Гафарова "Җомга"ны сузды:
    Тал бөресе, тал бөресе,
    Тал бөресе талларда...

    Аңа башкалар кушылды, кайберәүләр аякларын язып биеп тә алдылар. 70 яшьлек Мөкатдисә апа Батыршинаның татар көенә җилкенеп биюенә ничек сокланмыйсың инде.
    Апалар сүзгә кесәгә керә торганнар түгел. Мәзәк сөйләргә дә бик оста үзләре. Элек өмә вакытында әнә ничек шаяртканнарына хәтле искә төшерделәр. Каз җенен кабартып бәйләп куя торган булганнар да, палас яки эскәмия җәймәсе астына яшергәннәр. Ә өстенә утыргач ул "шарт" иткән.
    - Менә шуннан соң "җен"гә утырган кешенең йөзен күрсәгез иде, - ди Мәрзия апа.
    Инде казлар йолкынды, мамыклар капчыкларга тутырылды, эч-башлары тазартылды. Елгага юарга төшәсе генә калды. Моның өчен бизәкле көянтәләр дә әзерләнеп куелган. Апалар янә җыр сузып елга буена төшеп киттеләр.
    Иңнәрендә - көянтә,
    Көянтәдә - казлары.
    Бигрәк матур, бигрәк уңган
    Безнең өмә кызлары.

    Өмәдә катнашучылар казларны юган арада яшь кызлар канат "суйдылар".
    Каз канаты каурый-каурый,
    Хатлар язарга ярый.

    - Без дә элекке җырларны беләбез. Әле мәктәптә "Каз канаты"бию ансамбленә дә йөрибез. Нәкъ шул исемдәге җырга биюебез дә бар, - ди Фәнзилә.
    Әнә, апалар кайтып килә түгелме соң? Тирә-юньгә хуш ис таратып, Зәкия апаның аш-бәлеше табын түренә дә менеп утырды. Мул табын артында гөрләшеп утырулар әле озак дәвам итте. Авыл, дөнья хәлләрен сөйләштеләр, рәхәтләнеп сыйландылар апалар. Аннан хуҗаларга киләсе елга да казларыгыз күп һәм симез булсын дигән теләкләрен җиткереп өйләргә таралыштылар.
    Бүген бездә каз өмәсе,
    Каз мамыгы - мендәргә.
    Каз канаты каурый-каурый
    Бәхет юрый кемнәргә?

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: