Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каз үстереп, акча эшләгез

Авылларда узган гражданнар җыелышларында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповлар үрнәгендә каз үстереп гаиләгә өстәмә табыш алу мөмкинлеге хакында халыкка бик тәфсилләп аңлаткан иде. Каз өмәләре башланырга күп вакыт калмый, шуңа бу эшне башлар чак җитте. "Вәгъдә ителгәнчә, ике айлык казларны Чуашстаннан бер башын 400 сумнан...

Авылларда узган гражданнар җыелышларында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповлар үрнәгендә каз үстереп гаиләгә өстәмә табыш алу мөмкинлеге хакында халыкка бик тәфсилләп аңлаткан иде. Каз өмәләре башланырга күп вакыт калмый, шуңа бу эшне башлар чак җитте.
"Вәгъдә ителгәнчә, ике айлык казларны Чуашстаннан бер башын 400 сумнан Сәхиповлар үзләре алып кайтып бирәләр. Хәзерге көндә алардан мондый казлар сатып алырга теләүчеләрнең исемлеген туплау бара. Казларны үстереп сатып өстәмә табыш алырга теләүчеләр якын арада авыл Советларына мөрәҗәгать итсеннәр", - ди Дилүс Гаскәрович.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: узган ел Сәхиповлар сентябрь башында 1000 баш каз алып кайтып ике ай ашатканнан соң, килосын 250 сумнан сатып байтак кына табыш алганнар иде. Быел да 1500 баш каз сатып алганнар инде. Якын көннәрдә тагын 500не алып кайтырга исәплиләр. "Узган ел казларыбызны сатуда бернинди проблема булмады, шуңа быел санын бермә-бер арттырырга уйладык", - диләр эшмәкәрләр.
Казларны сату белән сезнең дә проблемагыз булмаячак дип вәгъдә итә район җитәкчелеге. Казларны ноябрь-декабрь айларында Чаллыда узачак каз ярминкәсендә дә сатарга мөмкин булачак. Каклаган казларга да сорау зур районда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев