Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Казан Сабан туе: Тукай әкияте башлый, көрәш тәмамлый (+программа)

Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле булды. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үткәнлектән, Сабан туе татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк, диелә. Төп шәһәр мәйданчыгында кунаклар Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны карый...

Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле булды. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла.

Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үткәнлектән, Сабан туе татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк, диелә. Төп шәһәр мәйданчыгында кунаклар Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны карый алачак.


Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы - Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары - матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган ишегаллары күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Һәр район ишегалдында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша алалар, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге булачак.

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәннән соң мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт дәвам итәчәк. Сәхнәдә - Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, "Фәридә-Алсу" дуэты, Вил Усманов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертны алып баручылар - Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов. Шулай ук Каенлыкта Казанның район хакимиятләре тарафыннан әзерләнгән концерт мәйданчыклары да эшләячәк.

Татарча милли көрәш - бәйрәмнең төп күркәм мизгеленә әйләнәчәк. Батыр төп бүләк - бәрән һәм машина өчен көч алышачак.

Халык шулай ук "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын карый алачак, ярышлардан тыш биредә бәйрәм концерты да каралган.

Казан сабан туеның программасы:


10.00 - төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы;
11.00 - мәйданда тантаналы бәйрәм ачылышы;
11.35 - финал җыры;
11.40 - концерт программасы. Спорт ярышлары. Көрәш;
13.00 - финал көрәшләре;
15.00 - җиңүчеләрне бүләкләү;
15.00 - "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.

Интертат ру.

Казан Сабан туенда сез дә катнаша аласыз, хөрмәтле райондашлар. Рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев