Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчек халкы илһамлы

Әлеге Мәдәният йортын бөтен авыл белән ике ел төзиләр. Аның ачылуына 25 ел тулган көнне юбилеен билгеләп үтәргә халык зал тутырып чыккан иде. Күбесе - мәдәният учагы ачылган көннән бирле сәхнәдән төшмәүчеләр. Сүзем - Көчек авылы мәдәният йорты турында. Кадерле бүләк... Бәйрәм авылның тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы белән...

Әлеге Мәдәният йортын бөтен авыл белән ике ел төзиләр. Аның ачылуына 25 ел тулган көнне юбилеен билгеләп үтәргә халык зал тутырып чыккан иде. Күбесе - мәдәният учагы ачылган көннән бирле сәхнәдән төшмәүчеләр.
Сүзем - Көчек авылы мәдәният йорты турында.
Кадерле бүләк...
Бәйрәм авылның тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы белән башланып китте. Кадерле бүләкләрне авылдашлары - район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов кулыннан кабул итеп алдылар хөрмәтле ветераннар.
- Ий, ярый алып чыккан әле кызым клубка. Менә никадәр кеше алдында зурлап бирәләр бит бүләкне, - дип сөенде Факия апа Фәссахова.
Ә клубка килә алмаган ветераннарның өйләренә барып тапшырганнар авыл советы хезмәткәрләре юбилей медальләрен.
- Ул көнне иртүк матур күлмәгемне киеп, ак яулыгымны бәйләп көттем авыл советы хезмәткәрләрен. Минем өчен бик кадерле бүләк ул медаль, - диде Сәүдә әби Галимова.
- Медаль тапшыру балалар кайткан чакка туры килде. Шуңа алар өчен дә, минем өчен дә бер бәйрәм булды ул. Ий, рәхәтләнделәр соң оныкларым минем белән фотосурәткә төшеп, - диде Рифгать ага Хөснетдинов.
Ветераннарның кайсыннан гына сорасак та, мондый бүләк ясаган Хөкүмәткә, җитәкчеләргә рәхмәт укыдылар. Ә менә клубка килә алган өлкәннәр өчен икеләтә бәйрәм булды: алар Мәдәният йортының

25 еллыгы уңаеннан оештырылган бик тә эчтәлекле кичә һәм матур концерт карадылар бу көнне.
Үчләр итеп елларга....
"...1987 елда Красный бордагы 745нче ПМК начальнигы Рифкать ага Гыйльметдинов Көчектә яңа Мәдәният йорты бинасын төзүне үз өстенә ала. Аңа бик күп эшчеләр ярдәмгә килә", - дип сөйли бәйрәмне алып баручы Чулпан Нурмөхәммәтова. Менә шул эшчеләрдән Ильяс Камалиев, Дамир Фаттахов, Тимербай Фаттахов, Рәшит Хөббиев, Финарис Мифтахов, Рифкать Гильванов, Мөхәммәтнур Абдуллин, Радик Әхмәтовларны сәхнәгә чакырып зурладылар бу көнне. Рөстәм Нурмөхәммәтов аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
- Мәдәният йортын төзү өчен 1 миллион 700 мең данә кирпеч кирәк булган, диләр. Шул кирпечнең һәркайсы безнең кулдан узган бит, - диде Ильяс Кәрәмиев.
Мәдәният йортын сафка бастыруга зур тырышлык куйган Дилүс Гатауллин, Тәнзилә Галиуллина, мәрхүм Әмир Төхвәтуллин исеме дә еш телгә алынды кичәдә.
Аннан берсеннән-берсе матур концерт чыгышлары башланып китте. Балалар бакчасына йөрүчеләрдән башлап өлкән яшьтәге осталар да чыкты сәхнәгә. Сәхнә ветераннары Фәнилә Лотфуллина, Тәскирә Хуҗина, Венера Касыймованың чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Озак еллар мәдәният йортында театр түгәрәген җитәкләгән Илдар Нәбиуллин, Әгерҗедә яшәсә дә туган авылында узган концертларда бик теләп катнашучы Чулпан Нурмөхәммәтованы да сәхнәгә кат-кат чакырдылар. Мәдәният йорты ачылган көннән бирле аны җитәкләүче Наил Таҗиев та яраткан тамашачыларына матур җырларын бүләк итте. Сүз уңаеннан: Наилгә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды бу көнне. Мәдәният йорты бинасындагы китапханәне җитәкләүче, авылның мәдәни тормышында кайнап яшәүче Фәнисә Гайнетдинова исеменә дә бик күп мактау сүзләре яуды.
Өч сәгатьтән артык барган кичәдә авылның яшь сәхнә осталары да, районыбызның башка үзешчәннәре дә чыгыш ясап тамашачы мәхәббәтен яулады. Кичә бер "тында", һич тә ялкытмый узды да китте.
- Бездә мондый бәйрәмнәр, концертлар, кичәләр еш уза бит. Бик яратып йөрибез без мәдәни чараларга. Инде өлкәнәеп барсак та, яраткан җырчыбыз Гөлдания Хәйруллина әйтмешли, "үчләр итеп елларга җырларга һәм биергә" үзебез дә дә ашкынып торабыз. Икенче атнада 80нче еллар дискотекасына килербез әле, - диде Мәдәният йортыннан чыгу юлында мәгариф ветераны Рәмзилә апа Садыйкова.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев