Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көчек мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән тәүге очрашу узды

    Ий, үткән гомер... Әле кайчан гына белем дөньясына беренче адымнарын атлаган нәни кызлар һәм малайлар 35, 30... 10, 5 ел элек туган мәктәпләрен тәмамлап киткәннәр дә, бер мизгел кебек сизелми дә үткән вакытны шаккатып искә алып, очрашуга кайтканнар. Көчек мәктәбе элек-электән районда алдынгылардан санала. Уку-укыту дәрәҗәсенең югарылыгы, мәдәни чараларның зәвыклы...

    Ий, үткән гомер... Әле кайчан гына белем дөньясына беренче адымнарын атлаган нәни кызлар һәм малайлар 35, 30... 10, 5 ел элек туган мәктәпләрен тәмамлап киткәннәр дә, бер мизгел кебек сизелми дә үткән вакытны шаккатып искә алып, очрашуга кайтканнар.

    Көчек мәктәбе элек-электән районда алдынгылардан санала. Уку-укыту дәрәҗәсенең югарылыгы, мәдәни чараларның зәвыклы узуы, коллективның бердәмлеге, активлыгы, укучыларның олимпиада, бәйгеләрдә җиңүләр яулавы - уңышның төп сере. Бу очрашуга да мәктәпне, укытучыларыбызны, сыйныфташларны бик сагынып кайттык. Чыгарылыш сыйныфлар өчен әлеге очрашу чарасы Көчек мәктәбендә беренче тапкыр уздырылды.

    Бәйрәмчә бизәлгән залда күп еллар директор булып эшләгән Рәшит Ижбулдин һәм хәзер әлеге җаваплы вазифаны башкаручы Рәис Баһаутдинов кичәне бик күңелле итеп башлап җибәрделәр. Мәктәп укучылары үзләренең чыгышлары белән сокландырдылар. Очрашуга төрле елларда мәктәп тәмамлаган, быел юбилей еллары булган җиде сыйныфтан элекке укучылар килгән иде. Яшь укытучы Марина Матвеева җиде ачкыч астында һәр сыйныфны сәхнәгә чакырды. Беренче сыйныфтагы кебек кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, инде үзләре әти-әни булган укучылар укытучыларын котларга ашыкты. Ветеран укытучыларыбыз белән аралашу, бүгенге көндә белем учагын суытмый укыта торган укытучыларыбыз белән күрешү үзе зур шатлык булды.

    Ә сыйныфташлар? Ничек сагынганбыз без бер-беребезне! Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Гел искә алудан гына торган очрашу безне яңадан ваемсыз балачакка, елак үсмер вакытка, яшьлек елларына алып кайтты. Күңелгә шатлык булып тулган сагыну бер-беребезне җылы нурга төрде.

    Мәктәбебез бик матур, зәвыклы итеп җиһазландырылган. Безгә аның һәр кабинеты, парта-урындыгы якын. Укыгандагы кебек такталарга акбур белән дә язып карадык хәтта. Балачакның гүзәл бер мизгеле хәтерләрдә әле бүген дә сакланганына сөенеп һәм тагын очрашырга сүз куешып таралыштык без очрашудан.

    Әлеге кичәне оештыруга зур көч куйган һәркемгә - укытучыларга, укучыларга, пешекчеләргә, җыештыручыларга барлык чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән зур рәхмәт.

    Чулпан ӘХМӘТОВА-НУРМӨХӘММӘТОВА.

    Көчек-Әгерҗе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: