Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчектән Раушат Касыймов: “Авыл һавасы – җанга шифа“

Шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән "Көчек" бүлекчәсе гараж мөдире, ягулык салып торучы Раушат КАСЫЙМОВ туган авылын ташлап читтә яшәүне күз алдына да китерми. ...Раушатның хезмәт юлы 1988 елда, армиядән кайткач языла башлый. Аңа кадәр Әсән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала ул. Үзләштергән һөнәре буенча эшләгән елларны...

Шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән "Көчек" бүлекчәсе гараж мөдире, ягулык салып торучы Раушат КАСЫЙМОВ туган авылын ташлап читтә яшәүне күз алдына да китерми.

...Раушатның хезмәт юлы 1988 елда, армиядән кайткач языла башлый. Аңа кадәр Әсән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала ул. Үзләштергән һөнәре буенча эшләгән елларны әле дә сагынып искә ала Раушат.

- Их, бездә дә ферманың гөрләп торган чаклары бар иде бит. Терлекләрне орлыкландыручы, мал табибы, зоотехник булып эшләгән еллар хезмәт юлымның иң нәтиҗәле вакытыдыр, мөгаен, - ди хатирәләргә бирелеп.

Хайваннарны ярату, алар арасында булу балачактан канына сеңгәнгәдер инде авыл малаеның, үз хуҗалыкларында да һәрчак күпләп терлек асраганнар Касыймовлар.

- Бүген дә сыер, ат, үгезләр, сарыкларыбыз бар, кош-кортларыбыз күп. Авылда яшәп, ничек мал тотмыйсың инде?! - дип кушыла җәмәгате Венера.

- Хуҗалыкта бөтен эшне бергәләп эшләгәнгәдер, авырлыгы да, мәшәкате дә сизелми. Раушат бервакытта да "монысы - хатын-кыз" эше дип тормый, менә дигән итеп ашарга да пешерә. Бу сыйфат аңа Җәмилә әнкәйдән күчкән. Әнкәй гомере буе авыл ашханәсендә эшләде. Ә менә шофер әтисе Госманнан гаделлек, туры сүзлелек, тырышлык, төгәллек кебек сыйфатларны алган, - ди 27 ел Көчек мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирүче Венера ханым.

2008 елдан заправщик булып эшләгән Раушатка узган ел гараж мөдире вазифасын да йөкләгәннәр.

- Заправщик буларак, төп бурычым техниканы вакытында ягулык белән тәэмин итеп тору булса, гараж мөдире буларак, машина-трактор һәм агрегатларның төзеклеген кайгырту өчен җаваплы мин. Хәзер менә тырмалар ремонтлыйбыз, аннан чәчкечләргә тотыначакбыз. Юкка гына "чананы җәйдән әзерлә" димиләр бит. Язгы чәчүгә чыгачак агрегатларны менә шулай көздән үк әзерләп куйгач күңел тыныч, - ди ул.

Гомумән, һәр әйбернең үз урынында булуына, һәр эшнең вакытында эшләнүенә күнеккән гаилә башлыгы. Җәмәгате белән матур гаиләдә кызлары Ләйләне сөеп үстергәннәр. Ул Ижауда үз гаиләсе белән яши инде. Әти-әнисен онык бүләк итеп сөендергән.

- Әле ярый, авылда төпләнеп калганбыз. Саф һавасы да җанга шифа бит аның. Балаларыбыз, хәтта нәни Самирыбыз да ярата авылны. Гомумән, һәр кешенең кайтыр авылы, туган нигезе булырга тиеш. Без дә, балаларыбыз да бу яклап бәхетле, - диләр Касыймовлар тыйнак елмаеп.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев