Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчле һәм күркәм Әгерҗенең гүзәл затлары

Хатын-кыз нәфис зат дияргә яратсак та, арабызда җигелеп тормыш көтүче, ир-егетләр эшен башкаручы ханымнар бик күп. Кирәк икән хатын-кызлар төзелештә иң авыр хезмәтләрне башкара, коллективта ирләр белән җитәкчелек итәргә дә булдыра, йөк машиналарын да иярли, төнлә таксида хезмәт күрсәтергә дә батырчылык итә. Әйдәгез, бәйрәм алдыннан сүзне утта янмас, суда батмас...

Хатын-кыз нәфис зат дияргә яратсак та, арабызда җигелеп тормыш көтүче, ир-егетләр эшен башкаручы ханымнар бик күп. Кирәк икән хатын-кызлар төзелештә иң авыр хезмәтләрне башкара, коллективта ирләр белән җитәкчелек итәргә дә булдыра, йөк машиналарын да иярли, төнлә таксида хезмәт күрсәтергә дә батырчылык итә. Әйдәгез, бәйрәм алдыннан сүзне утта янмас, суда батмас шундый көчле гүзәл затларыбызга бирик әле.

Равилә НИЗАМБИЕВА, Әгерҗе шәһәре:

- Хезмәт кенәгәмдә кранчы буларак егерме еллык хезмәт стажым бар. Яшьлегемдә һич тә уйламаган идем шундый олы машинада өчәр, бишәр, унар тонналы йөкләр күтәртермен дип. Мин бит тегүчедән кранчы булган кеше. Үҗәт булганмындыр инде, кранчы эшенә дә бик тиз ияләштем. Без эшләгән чорда локомотив депосының унөченче цехында кранчы хатын-кызлар берничә иде. Галина Бондаренко, Алсу Кәримова, Галина Колоткина белән ирләр коллективында эшләдек. Бер чорда безне хөрмәт итеп, хәтта сүзебезгә дә колак салып эшләгән ир-егет хезмәттәшләребезгә рәхмәт.

Ә кранчыдан нәрсә таләп ителде соң? Зур игътибарлылык, төгәллек һәм җаваплылык. Дөрес, беренче карашка кранчының эше көне буе рычагны көйләү генә кебек тоеладыр. Әмма безнең эштә аз гына ялгышлык та куркыныч фаҗигагә китерергә мөмкин. Тепловозлар ремонтлаганда унар тонналы генераторларны да күтәрттек. Эшемне яратмаган булсам, әле лаеклы ялга чыккач та дүрт ел эшләмәгән булыр идем.

Хәзер инде мин - лаеклы ялда. Эстафета таягын яшьләр кулына тапшырдык. Заманалар үзгәрсә дә, депо краннарын һаман да гүзәл затлар иярли. Ир-егетләр эшен башкарган хатын-кызларны һәм аларның эшен лаеклы дәвам итүчеләрне 8 Март бәйрәме белән котлыйм.

Лилия НИЗАМБИЕВА, Биектау авылы:

- Мин тормышымны машина йөртүдән башка күз алдына китерә алмыйм. 1996 елда җиңел машинага права алган идем. Ун ел узгач, йөк машинасына да правага укырга туры килде. Мәрхүм ирем Әнвәргә зур хуҗалыгыбыздагы эшләрдә ничек тә булса ярдәм итү нияте белән укыдым мин аңа. Йөк машинабыз да яңа иде ул чакта. "ГАЗ-3309" машинасына утырган көнем - әле дә хәтеремдә. Тәҗрибәм зур булгангадыр курыкмадым, тик йөк машинасы белән идарә итү бераз авыррак иде. Беренче чирканчык алганнан соң курку хисе калмады. Басудан ашлык, печән, салам ташу, урманнан утын алып кайту, язын кырга чәчүлек орлык чыгару дисеңме... Шушы еллар эчендә әлеге эшләрне ничә тапкырлар башкарырга туры килгәндер инде.

Әгерҗегә барып кайту да берни түгел хәзер. Баштарак йөк машинасы рулендә хатын-кызны күрүчеләр гаҗәпләнеп карыйлар иде, хәзер райондашларыбыз да күнекте инде. Яшермим: "Нигә кирәк булды икән миңа бу права?!" дигән чаклар да бар. Бигрәк тә кышын карда батып яткан чаклар үзәккә үтә. Тик, ничек кенә булмасын, яратам мин машинада йөрергә. Хәзер йөк машинасын улыбыз Ринат та оста йөртә. Мин дә калышмаска тырышам. Ходай сәламәтлек биреп, күп еллар иярләргә язсын иде әле машиналарымны.

Елена ШМЫРИНА, Әгерҗе шәһәре:

- 105нче училищены тәмамлаганда өч белгечлеккә ия булган идем: пешекче, кондитер, машина йөртүче. Соңгысы күңелемә бигрәк тә якын булды. Шәхси предприятиемне булдырып, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә башладым. Әгерҗе-Кече Пурга юлларын көнгә ничә уздым икән ул вакытта?! Хәзер инде сигез ел "Сокол" таксиенда эшлим.

Көн саен кичке сәгать җидегә кадәр руль артында мин. Атнага бер генә көн ял итәм. Кайбер көнне тамак ялгап алырга да вакыт калмый, ә кайчагында пассажирның шалтыратканын көтә-көтә арып бетәсең. Иң күбе чакыру буенча көнгә 25ләп адреска барган бар. Әгерҗедә олысы-кечесе таксист буларак яхшы белә инде мине. Диспетчерга шалтыратып, нәкъ менә мин килүне сораучылар да шактый. Үземнең осталыгымны берничә ел рәттән районда "Автоледи" бәйгесендә дә күрсәттем. Гүзәл затларның елдан-ел руль артында күбрәк күренүенә шатланам гына. Ә менә кайбер кызлар рульгә утырырга куркабыз, диләр. Ә мин үзеңне сынап кара, курыкма, дип җавап бирәм.

Ә гаиләдә мин - гап-гади хатын-кыз. Якыннарымны бик яратам. Кызым Аделина 1нче гимназиядә укый. Ул да әнисенең таксист булуына сөенә генә. Үзе дә кайвакыт рульгә утырасы килүен әйтә. Әгәр дә ул таксист булам ди икән, мин каршы килмәячәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев