Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күчмә планерка – “кирпичка“да

    Соңгы елларда район башлыгы Валерий Макаров һәр иртәне район хакимияте җитәкчеләре белән үткәрә торган планерканы шәһәрнең проблемалы участокларында, урамнарында үткәрүне гадәткә кертте. Әлеге күчмә планеркага ул торак йортларга хезмәт күрсәтүче предприятие, төзелеш оешмалары җитәкчеләрен дә чакыра. Бүгенге иртәнге планерканың чираттагысы "кирпичка" микрорайонында үтте. Валерий Макаров иң әүвәл август аенда Заводская...

    Соңгы елларда район башлыгы Валерий Макаров һәр иртәне район хакимияте җитәкчеләре белән үткәрә торган планерканы шәһәрнең проблемалы участокларында, урамнарында үткәрүне гадәткә кертте.
    Әлеге күчмә планеркага ул торак йортларга хезмәт күрсәтүче предприятие, төзелеш оешмалары җитәкчеләрен дә чакыра. Бүгенге иртәнге планерканың чираттагысы "кирпичка" микрорайонында үтте. Валерий Макаров иң әүвәл август аенда Заводская урамындагы асфальт юлны кирпеч заводы капкасына кадәр ясау бурычын куйды. Шушы көннәрдә генә биредә Әгерҗе елгасы аша халык йөри торган басманы төзекләндергәннәр. Биредә яшәүчеләр монысы өчен район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр. Валерий Макаров биредәге 47, 47а, 47б, 47 в йортлары ишегалларындагы юлларны, ике катлы йортларның подъезд алларын төзекләндерү, бәдрәф тирәләрен чистарту, бәдрәфкә илтүче юлларны рәтләү, коймаларны төзекләндерү һәм буяуны төрле предприятие җитәкчеләренә бүлеп бирде. Бу ишегалдында киләсе елга спорт мәйданчыгы ясау планлаштырыла.
    Район башлыгы әлеге эшләрнең барышын ныклы контрольдә тотачагын белдерде кыска срокта башкарып чыгуны таләп итте.
    Моңа кадәр август аенда мондый күчмә планерка Казанская һәм Вокзальная урамнарында да узган иде. Әлеге урамнарда халык күтәргән проблемаларны хәл итү башланды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: