Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кече Ватаныбыз өчен тавыш бирәбез

Туган Әгерҗебезне төзекләндерүгә быел халык акчасын да тотарга җыенуларына, шәһәремнең патриоты буларак, бик сөендем. Без еш кына баганада ут янмаса да, карт агачлар тормышыбызга куркыныч янаса да, башка проблемалар булса да район, шәһәр түрәләрен сүгәргә яратабыз. Әмма шәһәр казнасы төпсез кое түгел бит. Сала халкы элек-электән туган авылында зиратларны, урамнарны,...

Туган Әгерҗебезне төзекләндерүгә быел халык акчасын да тотарга җыенуларына, шәһәремнең патриоты буларак, бик сөендем.
 
Без еш кына баганада ут янмаса да, карт агачлар тормышыбызга куркыныч янаса да, башка проблемалар булса да район, шәһәр түрәләрен сүгәргә яратабыз. Әмма шәһәр казнасы төпсез кое түгел бит. Сала халкы элек-электән туган авылында зиратларны, урамнарны, чишмәләрне төзекләндерү өчен үзара салым җыя иде. Ниһаять, быел шәһәребез халкы да Әгерҗене төзекләндерү өчен үз өлешен кертергә җыена. Елга бер тапкыр кече Ватаныбыз өчен 200 сум акча жәлмени?! Бигрәк тә безгә - яшьләргә калачак бит барысы да. Әле шунысы да бар. Син биргән акча белән төзекләндерелгәнен белсәң, һәрнәрсәгә сак карарга, башкалардан да шуны таләп итәргә тырышасың бит. Югыйсә, кайбер яшьләр "әтәй малы жәл түгел", дип булганны җимерергә, ватарга, бозарга яраталар. Үзара салым акчасы фәкать Әгерҗене төзекләндерергә тотылачак, аны башка максатларда куллану катгый рәвештә тыела. Халыктан җыелган бу салымны махсус комиссия каты контрольдә тотачак. Аның составында депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән бергә яшьләр дә булачак. Халыктан җыелган акчаның һәм аның һәр бер сумына Хөкүмәттән бирелгән дүрт сумның нинди эшләргә тотылганын район сайтында урнаштырып барачаклар. Барысы да көзгедәге кебек ачык булачак.
Шуңа күрә мин шәһәр һәм авыл яшьләрен 22 мартта сайлау участокларына килеп, үзара салым өчен бердәм булып тавыш бирергә чакырам. "ӘЙЕ" дип тавыш бирүегез - кече Ватаныбыз өчен тавыш бирү ул.
Марсель ШАХМИН,
Яшьләр парламенты рәисе.
ххх
Әгерҗе һәм Красный бор мәчете, мәдрәсә төзелеше өчен халыктан сәдака җыеп, әлеге изге эшкә зур өлеш керткән мөхтәрәм Саҗидә апа Галимованың район гәҗитендә "Туксанга якынлашып килсәм дә, 22 мартта мин дә референдумда катнашам һәм безнең яшьтәгеләрне үзара салымнан азат иткән булсалар да 200 сум акча бирәм" дигән сүзләре ошады.
 
Иманым камил, шәһәребезнең олы йөрәкле Ак әбисе авызыннан шундый сүзләр ишеткән һәр өлкән кеше күңелендә дә туган Әгерҗебез өчен 200 сум үзара салым кызганыч түгел инде дигән фикер тугандыр.
Дөрес, шәһәр депутатлары Әгерҗедә 80нән узганнарны, I һәм II группа инвалидларны, көндезге бүлектә укучы студентларны, солдатларны бу салымнан азат итү турында карар кабул иткәннәр. Алар арасында мохтаҗ кешеләр, авыр шартларда яшәүчеләр бардыр. Ләкин сер түгел, сугыш ветераннарының да, тыл ветераннарының да байтагы яхшы гына пенсия ала, балаларына, оныкларына матди яктан ярдәм итеп тора әле. Елга бер тапкыр шәһәребез өчен алар да 200 сумны кызганмаслар дип уйлыйм. Гомер иткән һәм бездән балаларыбызга, оныкларыбызга калачак шәһәребезне бик тә матур һәм төзек итеп күрәсе килә. Ә моның өчен үзебездән дә бераз гына өлеш кертсәк ярлыланмабыз инде, җәмәгать. Шәһәр җитәкчелегенә әйтәсе сүзем дә бар, үзара салым акчасын контрольдә тоту буенча комиссиягә абруйлы ветераннарыбызны да кертсәгез иде. Аларның төпле киңәшләре бу мөһим эштә сезгә ярдәм итми калмас.
Барлык пенсионерларны, ветераннарны референдумда "ӘЙЕ" дип тавыш бирергә чакырам. Бу мөһим эшкә битараф булмагыз, кордашларым.
Сәгыйрь ГОБӘЙДИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев