Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кәгазь боткасыннан котылабыз

Йорт, фатир сату йә сатып алу, җирне рәсмиләштерү, социаль ипотекага һәм башка ихтыяҗларга документлар җыю өчен төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә күпме документ җыярга кирәклеген үз башыннан кичергән кеше бик яхшы белә. Айлар буе бер учреждениедән икенчесенә теге яки бу белешмәне сорап йөртүләре искә төшсә, чәчләр...

Йорт, фатир сату йә сатып алу, җирне рәсмиләштерү, социаль ипотекага һәм башка ихтыяҗларга документлар җыю өчен төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә күпме документ җыярга кирәклеген үз башыннан кичергән кеше бик яхшы белә. Айлар буе бер учреждениедән икенчесенә теге яки бу белешмәне сорап йөртүләре искә төшсә, чәчләр үрә тора... Бигрәк тә авыл халкы Әгерҗегә килеп документ җыю артыннан чабып җәфа чигә. Күпләр бу газаплардан куркып, документлар җыю эшенә риэлтор яллауны хуп күрә.
Ниһаять, хәзер халыкны кәгазь боткасыннан бераз коткарачаклар.
1 июльдән гражданнардан дәүләт учреждениеләре базасында булган документларны таләп итмәячәкләр. Татарстанда ведомствоара электрон хезмәттәшлек турындагы закон эшли башлады. Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә барлыгы 91 белешмәне түрәләр бер-берсеннән Интернет аша гына алачак. Бу эшне алар биш көн эчендә башкарырга тиеш. Әлеге вакытка сыешмасалар, 30 мең сум штраф көтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоара электрон хезмәттәшлекне документлар җыю-тапшыру эшендәге революциягә тиң, диде. Дөрес, беренче өч айда бу эштә кытыршылыклар, кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, диләр. Әмма аның халыкка җиңеллек китерәчәге көн кебек ачык. Белешмә сорап бер оешмадан икенчесенә чабып йөрүләр дә, алар өчен акча түләүләр дә, дәүләт учреждениеләрендә документлар алуга чиратлар да кимиячәк. Матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әлеге закон гражданнар тапшырырга тиешле документлар пакетын уртача 33 процентка кыскартачак, диде. Бу дәүләт учреждениеләрендә халыктан бернинди документ та, белешмә дә таләп итмәячәкләр дигән сүз түгел. Шәхси документларны гражданин үзе тапшырырга тиеш. Ә "шәхси документ" дигәнгә законда 19 документны керткәннәр. Менә алар - фәкать үзегез тапшырырга тиешле документлар: паспорт, хәрби учет, гражданлык хәлләре актларын дәүләт теркәве турындагы документлар, автомобиль йөртү таныклыгы, техосмотр документлары, хезмәт эшчәнлеге, хезмәт стажы, белем алу, дәүләт бүләкләре турындагы документлар, суд карарлары, юридик затның оештыру документлары, опека һәм попечительлек органнары карарлары, медицина-социаль экспертиза учреждениеләре биргән документлар, социаль яклауга хокук бирә торган документ. Аларның тулы исемлеге белән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче оешмаларда танышырга була.Тагын шунысы бар, теге яки бу хезмәт өчен дәүләт органы булмаган кайбер оешмалардан да документлар кирәк булырга мөмкин. Ул оешмалар, мәсәлән, БТИ, ведомствоара хезмәттәшлектә катнашмый. Аларның исемлеге дәүләт хезмәте күрсәтә торган оешмаларның мәгълүмат стендында булырга тиеш.
Безнең районда да дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче оешмалар гражданнарга ведомствоара электрон хезмәт күрсәтергә әзер. Бу Законның үтәлешен Татарстан Президенты үз контроленә алды. Шулай да, сак булыгыз, сезне, ведомствоара электрон хезмәт аша үзләре табып алырга тиешле документ таләп итеп, бер оешмадан икенчесенә чаптыра күрмәсеннәр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев