Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күңел – әле дә мәктәптә

    Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да күңеле белән мәктәп тормышы белән яши. Элекке укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә шәкертләреннән котлаулар алса, кош тоткандай шатланып гомер кичерә. Ветеран мөгаллимә үзе ничек яши? Укытучылар көне алдыннан без аларның хәл-әхвәлләрен белештек. Розалия...

    Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да күңеле белән мәктәп тормышы белән яши. Элекке укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә шәкертләреннән котлаулар алса, кош тоткандай шатланып гомер кичерә. Ветеран мөгаллимә үзе ничек яши? Укытучылар көне алдыннан без аларның хәл-әхвәлләрен белештек.
    Розалия СОЛТАНОВА - Тирсә мәктәбендә география укытты:
    - Укытучы булып эшләгән елларымны искә алмый калган көнем бармы икән? Мин хәзер олыгайдым, 85кә җитәм инде. Сәламәтлек булмагач, Биектауда киявем Фәнил белән кызым Айсылу тәрбиясендә бик рәхәттә яшим. Әмма мәктәпне, туган авылым Тирсәне, Рифкатем белән гомер итеп ике бала үстергән нигеземне, 25 ел элек гомерлек хәсрәт утына салып 29 яшендә арабыздан киткән улым Ләүфирне бик сагынам. "Әгерҗе хәбәрләре" килү белән иң беренче Тирсә, авылдашларым, элекке укучыларым турында язмалар юкмы икән дип эзли башлыйм. Туган авылым, аның кешеләре турындагы язмаларны кат-кат укыйм, Тирсәгә кайтып килгәндәй булам. Бик еш кына авылымның бер башыннан икенче башына кадәр күңелем белән һәр өйгә кереп, барысын да барлап чыгам. Кемнәр исән, кемнәр юк инде... Олыгайгач, менә шулай үткәннәрне сагынып яшисең икән. Авылдашларыма, элекке күршеләремә гәҗит аша булса да сәламнәр, ә бер чорда эшләгән ветеран хезмәттәшләрем Вәсилә, Кәүсәрия, Люция, Разияга һәм хәзерге Тирсә мәктәбенең яшь мөгаллимнәренә Укытучылар көне белән котлауларымны җиткерсәгез иде.
    Роза ИБРАҺИМОВА - Кичкетаң мәктәбенең элекке директоры:
    - Мин генә түгел, гомерләрен мәктәпкә багышлаган барлык ветеран мөгаллимнәр дә, ничә генә яшьтә булсалар да, элекке укучыларыннан җылы рәхмәт сүзләре, котлаулар ишеткәндә шатлыктан күңелләре туладыр. Читтән кайткан укучың урамда туктап хәлеңне белсә дә бу сөенечтән көне буе канатланып йөри ул ветеран укытучы. Мин дә нәкъ менә шундый яшьтә хәзер. Укучыларым Айдар Исламгәрәев, Лилия Әхмәтҗанова, Фәргать Гыйззәтуллин институт тәмамлап, чәчәкләр, күчтәнәчләр тотып рәхмәт әйтергә өемә килгәч, шатлыктан күңелем тулды. Руслан һәм Альбина Мәннаповлар да очраган чакта машиналарыннан төшеп, хәлемне белешкәндә күңелгә ничек рәхәт булуын аңлатырга сүзләр табалмыйм. Авылдашыбыз Бибиәсма апаның алты баласы да укытучыларга бик игътибарлылар. Менә нинди мәрхәмәтле балалар тәрбияләгәнбез дип сөенәм, аларның әти-әниләренә дә рәхмәт укыйм. Эш күчтәнәчтә түгел, әлбәттә. Ветеран укытучыга бер җылы сүз җитә. Әмма барлык шәкертләр дә укытучыларының хәлен белергә, телефон аша булса да бәйрәмнәр белән котларга, кибеттән авыр сумка күтәреп кайтып килүче олы яшьтәге укытучысын машинасына утыртырга атлыгып тормыйлар шул.
    30 ел эшләү дәверендә мәктәп язмышым да, бәхетем дә булды. Педагогик хезмәт юлымны башлап җибәргәндә бик күп ярдәм иткән, зур ышаныч күрсәткән остазларым Миндар ага Мирсияповка, Розалина апа Тимербаевага, Зөлфәт абый Гатинга хәзер дә рәхмәтлемен. Минем өчен ул чакта аларның киңәше дә, бер мактау сүзе дә алтын бәясенә тиң иде. Шөкер, гади укытучы, аннан завуч, директор булып эшләгәндә аларның ышанычын хезмәтем белән акладым дип уйлыйм. 19 ел мәктәп белән җитәкчелек иткәндә завуч Гүзәлия Ибраһимова һәр эшемдә уң кулым булды. Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлап, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне юллыйм.
    Мәктәп белән кулга-кул тотынып эшләгән, ярдәм итеп торган Кичкетаң заказнигыннан Әһли Фәйзуллин, Тәлгать Нуриевка да хөрмәтем һәм рәхмәтем бик зур. Мәктәп елларының матур хатирәләре миңа әле дә яшәргә көч өстәп тора.
    Асия ХӘКИМОВА - Исәнбай мәктәбендә химия-биология укытты:
    - Лаеклы ялга чыкканыма 25 елдан артык вакыт узды. Мин укыткан укучылар да - хәзер урта яшьтә. Гомер бер мизгел кебек узса да, мәктәптә укыткан еллар бер генә минутка да истән чыкмый. Чиләбедә җиде ел эшләгәннән соң, мин Исәнбай урта мәктәбендә 35 ел химия-биология укыттым. Эшли башлаганда тәҗрибәләр уздыру өчен кирәк-яраклар да, күрсәтмә материаллар да бик аз иде. Химия кабинетына укыту өчен кирәкле әсбаплар алу өчен Әгерҗе, Казан юлларын таптаганнарым - әле дә истә. Үземнән соң мәктәптә алмагач бакчасы калдырдым дип тә сөенәм. Бер елны бакча ясап алмагачлар, эре карлыганнар, виктория җиләкләре утырттык. Андагы агачлар әле хәзер дә шаулап үсә. Койма буйларына утырткан юкә, каен агачларына карыйм да "эх, узды бит яшь гомерләр", дип уфтанып куям. Шөкер, олыгайган көннәрем бик бәхетле уза. Назыйф белән бергә гомер итүебезгә 55 ел тула. Чаллыдан улыбыз Рөстәм, Әгерҗедән кызыбыз Әлфия гаиләләре - көтеп ала торган кунаклар. Алар кайтасы булса, мич ашлары пешереп көтеп торабыз. Җәй буе бакчадан кермим. Кызыл, ак, кара карлыган, каен, кура җиләкләре, кыяр-помидорлар ишелеп уңа. 81 яшьтә булсам да, бакчада бөтен эшне үзем башкарам әле. Басу-кырларга җир җиләге җыярга йөрим.
    Гомер буе чәчәкләргә гашыйк мин. Бакчада, ишегалдымда нинди генә чәчәкләр юк?! Өебездә - берсеннән-берсе матур гөлләр. Әнә шулар белән сөйләшеп-серләшеп, тәрбияләп көн артыннан көн уза.
    Бер чорда эшләгән Рәшидә Сираева, Фәридә Ахунҗанова белән гомер буе ахирәтләр булдык. Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге мәктәп коллективына да рәхмәт. Бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Хезмәттәшләремне, яшь коллегаларымны Укытучылар көне белән котлыйм. Барыбызга да исәнлек-саулык бирсен Ходай.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: