Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Күңеле дә гөлләр кебек“ диләр Кодаштан Лилия ханым Гайнуллина турында

Кодашта яшәүче күршебез Лилия ГАЙНУЛЛИНАны һәрчак гөлләр арасында күрергә күнеккән без. Чөнки өендә дә бик күп гөлләр үстерә, җәен бакчасы берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелә. Күңеле дә гөлләр кебек матур аның. Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде ул. Сабыйлар аны кызыклы занятиеләре, ачык йөзле, тәмле телле, киң күңелле булганы өчен...

Кодашта яшәүче күршебез Лилия ГАЙНУЛЛИНАны һәрчак гөлләр арасында күрергә күнеккән без. Чөнки өендә дә бик күп гөлләр үстерә, җәен бакчасы берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелә. Күңеле дә гөлләр кебек матур аның.

Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде ул. Сабыйлар аны кызыклы занятиеләре, ачык йөзле, тәмле телле, киң күңелле булганы өчен бик тә яраталар иде. Ун ел элек лаеклы ялга чыгып бакчада эшләмәсә дә, хәзер дә урамда күргәндә күбесе тәрбияче апаларын кочаклап алалар, сөйләшеп сүзләре бетми.

Тормышта да шундый гади, кешелекле, ярдәмчел ул Лилия. Рәттән генә яшәгәч, тормышта борчу булганда да, шатлык килгәндә дә иң беренчеләрдән булып, гадәттә, күршегә керәсең. Һәр хәбәрне үзенекедәй якын кабул итеп, төпле киңәшләрен бирә белә Лилия. 40 елдан артык җәмәгате Хәйдәр белән дә күпләргә үрнәк булып, бер-берсен аңлап яшиләр алар. Тату гаиләдә өч кыз үстереп, олы тормыш юлына озаттылар. Ландыш, Ләйсән, Гөлия гаиләләре белән Әгерҗедә яшиләр. Балалары, оныклары - төп йортта еш кунак. Кунак кына түгел, әти-әниләренең олы ярдәмчеләре дә алар. Печән әзерләгән, бәрәңге казыган вакытларда күршеләребезнең йортлары шау-гөр килеп тора. Алар йортыннан, гомумән, кеше өзелеп тормый. Һәркемне ачык йөз белән каршы алып, зурлап кунак итеп озатып калалар Хәйдәр белән Лилия. Үз әнисе Сәүдә апаны тәрбияләп соңгы юлга озатты Лилия, хәзер каенанасы Дилбәрия апаны һич авырсынмый тәрбияли.

Лилиянең бервакытта да тик утырганын күрмәссең. Йә бәйли, йә кәгазьдән, башка материаллардан бик матур итеп эшләнмәләр ясый ул. Компьютер буйлап та бик оста "сәяхәт итә".

Ә яз җитсә, икенче сулышы ачыла Лилиянең. Караңгы төшкәнче бакчадан керми. Нинди генә чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үсми алар бакчасында?! Мәчетебез тирәсенә гөлләр утыртып, аларны карап торучы да әле ул. Менә шулай тирә-якка һәрчак нур чәчеп, башкаларга игелек кылудан тәм табучы авылдашыбызның шушы көннәрдә гомер бәйрәме. Алга таба да шулай дус-тату булып, әле озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын, хөрмәтле күршебез.

Асия ХӘБИБУЛЛИНА, Фәридә ГАЛИУЛЛИНА.

Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев