Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелем һаман омтыла шунда

Салагыш эшмәкәрләре Марат-Мансур МӨХӘММӘДИЕВларның арпа кырына карагач, күңелгә ирексездән "Чайкала иген кырлары" дигән җыр сүзләре килә. Башаклардагы бөртекләр санына караганда, уңыш һәр гектарыннан 24 центнердан да ким булмаска тиеш быел. Җирне бабайлар кебек эшкәртәбез Мөхәммәдиевлар карамагында 343 гектар җир бүген, шуның күпчелеге - авылдашларының пай җирләре. Әлеге мәйданнарның 80 гектарына...

Салагыш эшмәкәрләре Марат-Мансур МӨХӘММӘДИЕВларның арпа кырына карагач, күңелгә ирексездән "Чайкала иген кырлары" дигән җыр сүзләре килә. Башаклардагы бөртекләр санына караганда, уңыш һәр гектарыннан 24 центнердан да ким булмаска тиеш быел.

Җирне бабайлар кебек эшкәртәбез
Мөхәммәдиевлар карамагында 343 гектар җир бүген, шуның күпчелеге - авылдашларының пай җирләре. Әлеге мәйданнарның 80 гектарына печән чәчәләр, калганына - бөртекле культуралар. Җыелган уңыштан авылдашларына быел да ашлыгын, саламын бирәчәкләр. Әнә, көзге бодайның да, язын чәчкән арпаның да башаклары тулышып килә инде. Иген басуларында ник бер чүп үләне булсын?!
- Без җирне бабайлар ысулы белән эшкәртергә күнеккән. Көз көне барлык мәйданнарны сукалыйбыз. Яз көне культивациялибез. "Җир ашлаганны ярата" дигәнне күз уңында тотып тиешле күләмдә ашлама кертәбез, - ди Марат.
- Мөхәммәдиевларның басуларында туфракның уңдырышлылыгы түбән. Комсу туфракта югары уңыш алу бик авыр. Быелгы катлаулы елда шундый уңыш үстерә алулары әлеге фермерларның технологияләрне үтәүгә зур игътибар бирүләре хакында сөйли, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Уңышның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу - өч механизатор җаваплылыгында. Кырык төрле һөнәр ияләре Рәис Хикмәтуллин, Мирзанур Фәхриев, Марсель Минголов кырга чыгачак техниканы көйләү-майлау белән мәшгуль бүген.
- Урып-җыю башлангач, куна-төнә эшләргә ниятләп торабыз. Нигә эшләмәскә?! Акчасы да була, мал асрар өчен ашлык-саламын да бирәләр, - ди үзе комбайнчы, үзе шофер Рәис.
Печәннәре дә мул төшкән Мөхәммәдиевларның. Әнә, беренче кат чабудан 1200 рулонны складка өеп куйганнар инде. Тагын берәр айдан печәннең икенче катын да җыеп алырга планлаштырып торалар.

Игезәкләр исән-сау
Маллар дигәннән, 100 башка исәпләнгән гаилә фермасы төзеп куйганнар иде Мөхәммәдиевлар. Анда 42 баш сыер һәм тана, 30дан артык бозаулары бар бүген. Моның өстенә, әти-әниләренең һәм үз абзарларында 40лап үгезләре - симертүдә.
- Итнең хакы бераз төште төшүен. Шулай да килосын 200 сум белән аена дүрт-биш үгез сату яхшы гына табыш китерә. Көн саен якынча 500 килограмм сөтне "Гобәйдуллин" шәхси предприятиесе алып китә, - ди Марат. Әле күптән түгел генә "40/60" дәүләт программасы ярдәмендә 500 литр сыйдырышлы сөт суыткыч җайланма да алып куйганнар.
- Зурракны аласы калган, - ди эшмәкәр. Юкка болай дими ул, киләчәктә сыерлар санын арттырырга исәплиләр. Тик бер проблема гына һәрдаим "чабуларыннан тартып" тора.
- Эшчеләргә кытлык зур бездә. Үзебездә эшләргә кеше булмагач, Удмуртиядән чакырырга туры килә, - ди ул. Әнә, Удмуртиянең Черный Ключ авылыннан Марина Макарова фермада икенче елын сыер сава.
- Фермада салкын, кайнар су агып тора. Сыерларны аппарат белән савам. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, - ди Марина канәгать булып. Аның гаиләсен торак белән дә тәэмин иткәннәр. Моның өстенә, эшчеләр көнгә ике тапкыр ашхананәдә кайнар ризык ашыйлар. Хәтта алар өчен мунча да салып куйганнар.
- Мөхәммәдиевлар эшли торган кешенең кадерен беләләр. Менә 75 яшемдә дә бик теләп йөрим алар фермасына эшкә. Маллар арасында булу миңа яшәү көче өсти, - ди гомере буе ветеринар булып эшәгән авылдашлары Миндар ага Габдрахманов.
Фермерларның март башында туган өч игезәк бозаулары да исән-сау. Бу - терлекче Анна Гыйльметдинованың бозауларны сабый балаларны тәрбияләгәндәй каравы нәтиҗәсе дә.
- Бу бозауларның өчесе дә кечкенәдән бик тере булдылар. Азыкка да талымсыз, күз генә тимәсен, - ди ул.
Озакламый бу фермадан Мөхәммәдиевлар яши торган йортка кадәр бетон юл салыначак. Монысы - дәүләтнең гаилә фермасы хуҗаларына күрсәтә торган тагын бер ярдәме.
Агач материалларга сорау зур
Мөхәммәдиевларның тагын бер керем чыганагы - пилорама. Рөстәм Нурмөхәммәтов, Рәшит Гәрәев, Айдар Афзалов, Рамис Хаҗиев, Заһит Таҗетдинов, Марат Гобәйдуллин агачтан такта, сайгак яруда көнне төнгә ялгап эшлиләр.
- Нигездә заказ буенча эшлибез. Быел Кадрәктән заказ бирүчеләр аеруча күп, - ди Марат. Агач материалларны үз машиналарында илтеп тә бирәләр.
Сүз уңаеннан: Мөхәммәдиевларның техника паркы да бер кечкенә колхозныкы кадәр бүген: ике КамАЗ машинасы, алты МТЗ тракторы, ике чылбырлы трактор, ике комбайннары бар. Җир эшкәртү, чәчү, печән җыю өчен агрегатлары да үзләренеке. "40/60" программасы ярдәмендә ашлык җилгәргеч тә алып куйганнар. Быелгы урып-җыю чорына тагын бер комбайн алырга планлаштыралар. Менә шулай, алгы көнгә матур планнар корып, киләчәк турында бүгеннән кайгыртып яшиләр Мөхәммәдиевлар.
... Маратның кәрәзле телефоны шалтырауга, ТНВ каналыннан күпләребез яратып карый торган "Туган җир" тапшыруы башланганда яңгыраучы "Туган авылым" җыры агыла башлый. Ул Марат, Мансур кебек эшмәкрләргә атап язылган, диярсең. Җыр сүзләрендәгечә, Мөхәммәдиевлар да "күңел ярсуларына тынгыны туган басуларыннан табалар". Шуңа бу тынгысыз, тырыш җир улларының туган авылларын яшәтүчеләр, үз төбәкләренең алыштыргысыз сакчылары дип аталырга тулы хокуклары бар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев