Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелләр ник тар безнең

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 15нче санында "Очып кайтыр идем туган якка" исемле язманы укыгач, төн йокыларым качты. Бу язмада сүз картлыгында япа-ялгыз калып, Алабуганың Картлар йорты-интернатына эләгеп, күптән түгел туган авылына бер көнгә кунакка кайтуы, аның кичерешләре турында бара. Ишетеп белүемчә, Варкләд-Бодьяда эшкә тырыш, бердәм, нык тормышлы халык яши. Ул авылда да...

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 15нче санында "Очып кайтыр идем туган якка" исемле язманы укыгач, төн йокыларым качты.
Бу язмада сүз картлыгында япа-ялгыз калып, Алабуганың Картлар йорты-интернатына эләгеп, күптән түгел туган авылына бер көнгә кунакка кайтуы, аның кичерешләре турында бара.

Ишетеп белүемчә, Варкләд-Бодьяда эшкә тырыш, бердәм, нык тормышлы халык яши. Ул авылда да болын чаклы йортларында ялгыз яшәүче әбиләр дә, әби-бабайсыз гына балалар үстерүче яшьләр дә бардыр. Ник шуларның берәрсе картлыгында ялгыз калган Дарья апайны үзе янына сыйдырмады икән?! Дөрес, өлкәннәрнең дә төрлесе була, мәкерле, явыз, ачы теллеләре дә очрый. Тик фотосурәттәге Дарья апай һич кенә дә андыйга охшамаган. Ул усаллардан булса, авылдашлары аны клубта кочак җәеп каршы алмаслар иде.
Нишләптер, ул авылдагы бертуган сеңлесенә дә сыймаган. Мин аны һич тә гаепләмим. Бәлки, сеңлесе балалары белән яшидер, шуңа мөмкинлеге юктыр. Апасын мул табын әзерләп көтеп, йомшак оекбашлар бүләк итеп кире Картлар йортына озатса да, мондый җылылык кына сагышны басмый шул. Чөнки туган авыл, туган нигез кебек җанга якын төшенчәләрне берни дә алыштыра алмый. Бигрәк тә олыгайган көндә туган нигездән дә кадерле нәрсә юк. Моны үз башыннан кичермәгән кеше, бәлки, аңлап та бетермидер. Мин үзем Казан хастаханәләрендә ятып кайткач, "Аллага шөкер, үз нигеземә кайта алдым" дип, ишегалдында ауный-ауный елый идем. Шуңа Дарья апайның кичерешләре миңа бик яхшы таныш. Татар карчыгы булса, ике дә уйламыйча үзебезгә алып кайтыр идем аны.
Әйе, халык елдан-ел кырыслана бара, күңеле дә тарая. Күп вакыт без тормышның катлаулы булуын заманага сылтыйбыз. "Элек алай түгел иде, хәзер заманасы начар" дип сүгәбез. Ә бит замана без үзгәргәнгә шулай мәрхәмәтсезләнә бара. Хәзер күпләр бик усал, ачы телле, мәрхәмәтсез, бер-берсеннән көнләшүчән. Югыйсә, бу якты дөньяда барыбыз да кунак кына. Түрәгә дә, гади генә җыештыручыга да ике аршин җир җитә. Шул кыска гомердә бер-беребезгә ягымлырак, шәфкатьлерәк, игътибарлырак булсак, яшәүләре дә җиңелрәк, рәхәтрәк булыр иде.
Ә Дарья апай гомеренең соңгы көннәрен туган авылында уздырсын, аны тәрбиягә алучы мәрхәмәтле авылдашы табылсын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев